ТАТ РУС ENG

Надир Дәүләт Казан төркләре һәм Габдулла Тукай

 Габдулла Тукай (28.IV.18861 — 15.IV.1913)

Бөек халык шагыйребез Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәлен өйрәнгән вакытта тормыш хәрәкәтенең бәхетсез мил­ләт кадере белән охшашлыгын күрәбез. 28 апрель 1886 да Казан губерниясе Кушлавыч авылында дөньяга килгән Габ­дулланың атасы авыл имамы Мөхәммәдгариф, анасы Мәм­дүдә иде. Яшьтән ятим калган Тукай төрле кулларда күп сагышлы көннәр кичерде. Ниһаять, 1905 елда Җаекта (Уральск) «Фикер» гәзитендә беренче шигыре басылды. «Әлгасрелҗәдид», «Нур»да2 да шигырьләре дөнья күрү бе­лән шөһрәте тарала башлады. XIX гасыр ахырларында та­рала башлаган һәм, 1905 ел революциясенең Русиягә китер­гән хөррият һавасы татарларга да матбугат иреге бирде һәм ысулы җәдид хәрәкәте белән мәмләкәттә реформа эшләрен тизләтте. Шуның нәтиҗәсендә авырлык күреп эшләгән гәзитләр, мәҗмугалар халык арасында мөнәсәбәт күренер иде. Тукайның да бу атмосфера шатлыгыннан демократик һава белән сугарылган шигырьләре көнендә халык арасына тарала. Аның шигырьләре таралганча да яратылган, сөел­гәнгә хәтерләргә сеңгән иде. Элек заманнарда госманлы тәэ­сире белән язылган шигырьләрен, соңрак халкы шивәсе бул­ган татарча иҗат итте. Шуның белән Тукай тагын яхшы аңлаешлырак булып, язганнары милли мәсьәләләрне күтәр­де, юмор-сатира, дидактик шигырьләр — һәммәсе зиһеннәр­гә кереп урнашты. Шөһрәте көн үткән саен киң таралып һәм «Халык шагыйре» исемен казанган шагыйрьгә менә шу­ңа күрә көнләшүләр дә бар иде. Фәкать аңа каршы булган явыз көчләр ерак арада калырга мәҗбүр һәм нәтиҗәдә шун­да эределәр дә. Тукай 15 апрель, 1913 тә Казанда үлгән ва­кытта 28 яшендә3 7-8 еллык шагыйрь иде. Бу 7-8 елда аның иҗатында шактый киртәләр булган, шуңа карамастан Тукай­ның, киресенчә, шөһрәте арткан һәм халкын яратучы булып өлгергән. Хәтта бүген Тукай теле чит илләрдә яшәүче татар­ларда булсын, совет Русиясендә яшәгән татарларда булсын, тагын һәр яктан бөек, мәртәбәле. Сөембикә манарасы (Хан мәсҗиде) казанлыларда нинди бәйсезлек көрәш символы бул­са, Тукай да татар халкында бер әдәби символ.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында Тукай бүләк­ләре билгеләнде һәм 1970 елда бу премия җырчы Илһам Шакировка бирелде (Казан утлары, 1970, 7 сан). Аеруча әдәби вә сәяси журналларда төрле заманнарда Тукай турында мә­каләләр басылды, төрле җирләрдә аның исеме бирелде. Та­тарстан һәм Башкортстаннан, кызганыч ки, мәгълүмат алу мөмкинлеге булмады. Тукай өчен ясалган эшләрнең кирәк­леге монда беленмәде. Рус ориенталистлары нәшрияты «Мир Ислама»дагы мәкалә (1913, җилд 2, сан 3), Мәскәүдә Көнчы­гышны өйрәнүче Лазарев институтында нәшер ителгән (1914, 43 сан) Н.Ашмарин4, С.Якуб, Акчурин (Йосыф Акчурин)5 тәрҗемәи хәлләре белән басылган шагыйрьнең «Мәхәббәт», «Өзелгән өмид», «Шүрәле», «Толстой сүзләре», «Эштән чы­гарылган татар кызына», «Теләнче» исемле шигырьләре Ан­глиядә чыккан Russian Reviewда (1914, III, № 1) басылган шагыйрьнең иң мәшһүр шигырьләреннән «Пар ат» һәм Вильямның мәкаләсе6, 1920 елда Ташкентта Волинин һәм Ка­занда Р.Радимов тәрҗемәләре8 белән Тукайның шигырьлә­ренең басмалары искә алынып, чит тикшеренүчеләрнең игъ­тибарын азмы-күпме үзенә җәлеп итте. Моннан башка та­гын Тукай шигырьләре башкорт, үзбәк, казакъ, каракалпак, кыргыз, азәрбайҗан, төрекмән, уйгыр, төрек телләренә тәрҗе­мә ителгән һәм бу телләрдә шагыйрьнең тормышы һәм әсәрлә­рен өйрәнү уку программаларына да кертелгән. Япониядә, Маҗарстанда да Тукай шигырьләре басылган. Аеруча итальян шагыйре С.Cermonetto8 Тукай өчен шигырьләр язган. Фран­цуз Луи Арагон9 «Совет әдәбияты»нда Тукайны таныткан.

Төркиядә Габдулла Тукай хакындагы басмаларда профес­сор, доктор Фуад Көпрүлү10, аның үлеме уңае белән язылган мәкаләсендә («Төрек йорты», 1913, сәхифә 499-515) «ялгыз «Тасвир-и Әфкар» белән «Ислам дөньясы» Тукайга берни­чә багана багышлады» дип дәгъва итеп һәм халкының аңа булган ихтирамының билгесе булган тантаналы шәкелдә ясал­ган шагыйрьне соңгы юлга озату, тәрҗемәи хәле, әдәби йөзе әйтелгән иде. Соңгы ун ел эчендә исә тагын казанлыларның көче белән Тукайны аңлатуны башлаган һәм «Төрек культур» җыентыгында Габдулла Баттал Таймасның «Казанлы шагыйрь Габдулла Тукай өчен» (№9, 40-48 б.), Рәшит Рәхмәти Аратның «Габдулла Тукай» (№ 19, 68-76 б.), Әхмәт Тимернең «Габдулла Тукай» (үлеменә 52 ел тулу уңае белән) (III, 469-473 б.), Һ.Зөлфикарның «Габдулла Тукай» (VI, 374-386 б.) исемле мәкаләләре чыкты. Соңгы мәкалә дә җитди тикшеренү һәм нәтиҗәле хезмәт булып лаеклы урын алды.

 

1 28.IV. 1886. — Мәкалә авторы Тукайның туган көнен 28 апрель белән тәкъдим итә. Бу редакция хатасы булуы да ихтимал.
2 «Нур» — беренче татар гәзите «Нур» 1905—1914 елларда С.Петербург шәһәрендә Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар мөхәррирлеге һәм наширлегендә басыла. Тукай «Нур»ның нәшер ителүен хуплап каршы ала.
3 …үлгән вакытта 28 яшендә… — мәкалә авторы азрак төгәл­сезлек җибәрә. Г.Тукай үлгәндә аның әле 27 яше дә тулып җитмә­гән була. Туган көне яңа стиль белән 26 апрельгә туры килә.
4 Н.Ашмарин — Ашмарин Николай Иванович (1870—1933), тел галиме, тюрколог, СССР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы (1929).
5 Акчурин — Йосыф Акчурин (1875 — 1935), тарихчы, Төркиядә яши.
6 Вильямсның мәкаләсе… — Вильямс Горальд(?), тәрҗемәче. Тукай шигырьләрен инглиз теленә беренчеләрдән булып тәрҗемә итүче.
7 Казанда Р.Радимов тәрҗемәләре… — Радимов Павел Александрович (1887 — 1967), рәссам, шагыйрь, педагог. Тукайның «Шүрәле» поэмасың һәм аерым шигырьләрен рус теленә беренче тәрҗемә итүче.
8 C.Cermanetto — Джерманетто Джованни (1885—1959), итальян язучысы.
9 Луи Арагон (1897 — 1982) — француз язучысы һәм сәясәт эшлеклесе. Тукай шигырьләрен француз теленә тәрҗемә итүче.
10 Фуад Көпрүлү — Көпрүлүзадә Фуад (1890 — ?), төрек гали­ме, Төркиядә беренчеләрдән булып Тукай үлеме хакында «Төрек йурду» журналында зур мәкалә бастыра. Шагыйрьне бөтен төрк дөньясына таныта.
 


 

Тукай турында ясалачак эзләнүләр, алар югарыда телгә алынган мәкаләдәге чыганаклардан башка Төркия китапханә­сендә (Истанбул) булган «Яңа кыйраәт» (Казан, 1910, 56 б., билгесе № 3185), «Балалар көлкесе» (Казан, 1911, 26 б., билгесе № 5131), «Алтын әтәч» (Казан, 1908, 10 б., билге­се № 4860), «Көлкеле сәхифәләр» (Казан, 1910, 16 6., билге-се № 4861), «Энҗе бөртекләре» (Казан, 1910, 72 б., билгесе № 4917), «Мәҗмугаи асарь» (Казан, 1919, билгесе № 309) әсәрләрен карадылар. Тукай иҗатын өйрәнүче буларак Иб­раһим Нуруллин1 «XX йөз башы татар әдәбияты» (Казан, 1966, 128-191 б.) исемле хезмәтендә аңлатканча, библиогра­фик чыганаклар, 1943 елга кадәр булганнары, тәнкыйтьче өчен берьяклы тикшерү булып кабул ителгән. Моннан ары буларак, бигрәк тә Тукайның гәзитләрдәге эшчәнлеге өйрә­нелгәне өчен Александр Беннигсен һәм Сһ. Lemercier-Quelquejay’,n la Press et le Mouvement National chez les Musu Imans de Russie avant", 1920 (Paris, 1964); сәяси һәм шәхси тормышы өчен А.Б.Таймасның «Казан төркләре» (Әнкара, 1968); Сергей А.Зенковскийның «Pan-Turkism and Islam in Russia (Cambridge, Massachusetts, 1960); И.Воробь­ев-С.М.Хисаметдиновларның «Татары Среднего Поволжья и Приуралья (Москва, 1967); G. Mende’nin "Der nationale Kampf der Russlands turken" (Берлин, 1937); Бензингның Алманиядә чыккан мәкаләләре һ.б. киңәш ителә. 

Габдулла Тукайны бөтен казанлылар һәр җирдә мәхәб­бәт һәм ярату белән искә алалар. Тукайны белмәгәннәр, аның шигырьләреннән бер-икесен белмәгән татар юклыгы мөм­кин булмаган эштер. Чөнки Тукай, милли әдәбиятыбызның һәм халкыбызның символы буларак, бишектән кабергә ка­дәр төрле очракларны каршыбызга чыгарды. Болар багар бакмас аның шигырьләрендә чагылды.

Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тыршып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу, —
(«Бишек җыры»)
бишек җыры белән тирбәтер.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, —
(«Туган тел»)
белән ана телен яратырга чакырыр.

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! —
(«Бәйрәм бүген»)
шигырь юллары белән бәйрәм сөенечен өйрәтер.

Әй бәхетле, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала,
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага* , —
(«Таян Аллага») (*Тукай сүзләре / Төзүчесе — Г.Шәриф. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, 1913. (Автор искәрмәсе.))
дигән сүзләре белән шуңа ышанычны арттырыр. Мәмләкәт яратучы тагын аның шигырьләре белән үсәр. Миллиятенең газап чигүчесе аның шигырьләреннән алган шигырь юлла­рын һәрдаим мәсәл урынында кулланыр. «Кара, Тукай ни әйткән?» дип, аннан мисаллар алып, тормышында файдала­ныр. Чит илләрдә яшәүче татар-төркләренең җәмгыятьләре Тукайның үлеме һәм туган көннәрен раслаган апрель айла­рында Тукай кичәләре уздыралар. Бу кичәләр еш кына аңа багышлап язылган «Тукай маршы» белән башлана, бер яшь бала аның балалар өчен, яшьләрдән берәү исә җитди шигы­рен укый, тәрҗемәи хәлен сөйлиләр, аңа багышланган яңа шигырьләр укыйлар. Хәтта милли уеннар, җырлар, театр­лар төзеп, кичә бер Казан милли кичәсе хәлен ала. Тукай кичәләре безнең арабызда традицион бер күренеш һәм һәр ел игътибарсыз үтмичә ясалган кичәгә зур көч куелыр иде. Моннан ары буларак чит өлкәләрдә яшәүчеләр Казан төркләре һәртөрле нәшриятларында, шөбһәсез, Тукайга бер урын бирелер, һәм аның өчен шәхси язмалар да мөмкинлекләр нисбәтендә ясалды. Мәсәлән, «Токио Матбага-и Исламия»се 1933 елда (Тукайның үлеменә 20 ел тулу уңае белән) «Габ­дулла Тукай «Мәҗмугаи асаре» исемле шигырьләрен төзеп, 4 җилд (I — шигырьләр, 209 б.; II — балалар өлеше, 114-16-VIII б.; III — көлке һәм сатира өлеше, 89-II б.; IV — нәсер өлеше 104 — I б.), Мукденда Ерак Шәрык Идел-Урал төрк-татар мөселманнарының дини милли мәркәзе мәгариф бүлеге 1938 елда (Тукайның үлүенә 25 ел тулу уңае белән) «Габдулла Тукай» исеме эчендә 20 мәкалә һәм шигырь төзеп, 98 битлек бер әсәр нәшер иттеләр. Финляндиядә дә Тукай­ның «Мәктәптә милли әдәбият дәреслеге» (137 б.), һельсинкида 1953 елда төрк халык мәктәбен саклау нигезе тара­фыннан һәм аеруча тагын һельсинкида 1969 елда Хөсәен Садыйк тарафыннан тупланган «Габдулла Тукай шигырьлә­ре» (102 б.) басылды. «Милли байрак», «Яңа милли юл»да да Тукай хакында шигырьләр һәм мәкаләләр дөнья күрде.

Габдулла Тукай фикерләренең яңалыгы мәмләкәттә бул­ган кебек, шөбһәсез, бик күп бәйләнешләр яшьләр арасында таралган. Истанбулдагы җәмгыятебезнең беренче төзелешен­дә «Тукай яшьлек клубы» исеме алуы моның бер мисалы. Яшьләр, бу исемне үзләренә алып, матди мөмкинчелекләре булмау сәбәпле, 1965 елның мартыннан 1968 елның июленә кадәр 24 сан «Тукай бюллетене» исемле кечкенә бер басма чыгаруга ирештеләр, һәм һәр санында Тукай шигырьләре­нә урын бирелеп, исемен әсәрләре белән бергә яшәтергә те­ләделәр. Аеруча җәмгыять милли кичәләренә «Тукай бәй­рәме» исеме биреп, һәр очракта Төркиядә аны танытуга шак­тый көч куелды. Әнкарада да 1965 елда кечкенә бер Тукай брошюрасы чыгарылды (әзерләүчеләр Г.Акыш2, С.Арысланбәк, Н.Бинарк3), һәм 1965 елның 22 маенда Наилә Бинарк язган «Тукайның тормышы» исемле әсәре «Казан культур һәм ярдәмләшмә җәмгыяте» тарафыннан сәхнәгә куел­ды. Төркиядән читтә дә Тукай өчен төрле җыелышлар һәм кечкенә җыентык басмалар ясалганлыгын беләбез, һәм хәт­та Финляндиядә дә бер Тукай җәмгыятенең барлыгыннан хәбәребез бар.

Бөтен бу үрнәкләр Тукайның татарлар арасында ника­дәр мөһим роль уйнаганлыгын, яратылганлыгын, хөрмәтлән­гәнлеген күрсәтүгә җитәрлек дәлилләр иде. Табигый ки, Ту­кай өчен ясалган бу эшчәнлекләр аның татарларга милли рух, яңа караш тәрбияләве өчен милләтнең таныл тайлыгы­ның, хөрмәт хисләренең реакциясе буларак аңлатылды. Иҗ­тимагый яралары, гади кебек күренгән көнлек вакыйгалары, бәйсезлек тойгылары саф һәм җиңел аңлаешлы теле яхшы файдаланылганга күрә, Тукайны милләтенең йөзек кашы ит­те. Үз дәвере шагыйрьләреннән Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәми, Дәрдемәнд, Зариф Бәшири, Нәҗип Думави, Миргазиз Укмасый, Зыя Ярмәкиләрдән аерылып торуы, бәлки, халыкка та­гын да якын, һәр сыйныфка, һәр яшькә мөрәҗәгать итүе өчен иде. Тукай — көн үткән саен күңелләребездә урнаша­чак, мисраглары зиһеннәребездә тагы куәтле яңгыраячак бер шагыйребез. Үзеннән соң һәрзаман танылачак, рухы шат бул­сын!

 

1 И.Нуруллин — Нуруллин Ибраһим (1923—1995), әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1968). Тукай шәхесен һәм иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхес.
2 Г.Акыш — Акыш Гали (Али) Хисаметдин улы (1918), җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, публицист.
3 Н.Бинарк — Бинарк Наилә (1940), укытучы, шагыйрь. Берничә китап авторы.

 

(Надир Дәүләт. Казан төркләре һәм Габдулла Тукай (26.IV.1886—15.IV.1913). Надир Дәүләт (1944) — тарихчы, тарих фәннәре докторы (1985),
1972-1984 елларда Мюнхенда «Азатлык» радиосында эш­ли. Бер үк вакытта
Төркиядә 1970—1980 елларда «Казан» жур­налы мөхәррире.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)  «Казан» журналының 1971 ел март санында Надир Дәүләт имзасы белән басылган. Төрекчәдән тәр­җемәне төзүче-автор эшләде. Текст шуннан алынган).


Комментарий язарга


*