Әгәр ир башмакчы, йә кәвешче булса — ул хатыны табан астында ятыр.
Әгәр ир гармунчы, йә скрипкәче булса — хатыны дудкасына биер.
Әгәр ир сәгатьче булса — хатыны бору белән генә йөрер.
Әгәр ир шагыйрь булса — хатыны диктовкасы белән генә язар.
Әгәр ир мулла булса — хатыны юллаган мәсьәләне генә юллар.
Әгәр ир солдат булса — хатыны кушканча гына маршавайт итәр.
Әгәр ир тирече булса — хатыны өчен үз тиресен дә базарга чыгарыр.
Әгәр ир ишан булса — хатыны кушкан төшләрне генә күрер.
Әгәр ир мөрит булса — хатыны төреп биргән акчаны гына ишанга илтер.
Әгәр ир озын колаклы яки озын борынлы булса — хатыны колагыннан яки борыныннан өстерәве белән генә йөрер.
("Ир, хатын". — «Ялт-йолт»ның 1911 ел 27 нче (1 сентябрь) санында «Салам Торхан» имзасы белән басылган. Беренче тапкыр Икенче дүрттомлыкның 4 нче томына (1977) кертелгән.
Текст «Ялт-йолт»тан алынган. (Чыганак: Г.Тукай әсәрләр: 5 томда: 4 том: Проза. Публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 351 б.)).