Фатима берлә Хатимә купальняда, суга сикереп төшмәкче булып, кулларын югары күтәреп торалар. Шулвакыт Фатима Хатимәгә әйтә:
— Әйдә син әүвәл сикер!
Хатимә:
— Абау, салкын! Мин салкын суны бер дә яратмыйм инде.
Фатима:
— Алай булгач, салкын суны яратмагач, ник соң картка барырга хәзерләнеп йөрисең?