Бер таланган, ертык вә ямаулы киемнәр кигән кеше кечкенә бер савыт аракы алып, бөкесен чыгармак өчен, кул учына бәрер.
Моны күргәч сатучы марҗа:
— И сез!.. Монда эчәргә ярамый.
— Ни өчен?
— Яңа закон аракы сатыла торган кибетләрдә эчүне бик каты тыядыр.
— Урамда салкын бит.
— Анда минем эшем юк. Монда тик бер савыттан икенче савытка бушатып алырга гына ярый.
Буны ишеткәч тә, теге кеше эчеп җибәрә дә, савытны бушатып биргәч:
— Менә алай булса икенче савытка бушаттым,— димеш.