Хәзрәт, кул бирергә килгән идек. Ни нәрсәләр хаҗәт булыр икән, ни кушасыз?
— Киемнәреңезе чишенеп, берәм-берәм бәнем сохбәтемә керүеңез лязем улыр! Беренче шарты…
Бай, иртәгесен хатыны янына кергәч:
— Нихәл, ишетәмсең, хәзрәт ишан нәрсәләр кушты?
Хатын, түшәк өстенә торып утыргач, тузган сачләрен артка учлап:
— Хәзер генә госел кыйлып җаткан идем. Әйтергә кушмады. Күрмәгән нәрсәләрне күрсәтте…
— Ул — кирамәттер; син шунда, балабыз булмый, дип тә искә төшерү кирәк иде.
— Әле тиз кайтмабыз бит, син…
Бер ай торгач, бай хатыны илә фаидәләнеп кайтып китмешләр; ишан хәзрәтнең шифасы тигән икән!
Баласы булмаган байларга бик фаидәле эш!
Карт бай яшь хатыны илә.
— Сиңа әйтәм, ишанга барырга кирәк иде.
— Ни өчен, әллә эчең авырта башладымы?
— Җук, эчем авыртмаса да… хәзрәтнең сохбәте ләззәтле!
Хозурында — каршысында.
Сохбәт — кара-каршы сөйләшеп утыру, әңгәмә.
Лязем улыр — тиеш, кирәк булыр.
Госел кыйлу — юыну, пакьләнү.
Кирамәт — өшкереп-төкереп могъҗиза ясау, авыруга шифа бирү.