Шамун ФидаиГабдулла Тукай Төн иде, моңнар беләнЧиртеп сазын ул җырлады,Моң белән, хәсрәт беләнТулган иде бар җырлары. Тыңлады урман вә таулар,Тыңлады ай, йолдызы…Шул моңыннан уйга талдыҖир кызы һәм күк кызы. Атты таң әкрен генә һәмСүнде йолдыз, сүнде ай…Шул матур йолдыз беләнӘкрен генә сүнде Тукай.