Татар бар чагында Язмышың әрнетә Күпләр теш ыржайткан Синең һәрбер сүзең Синең туган көнне Гәрәй Рәхим тәрҗемәсе.
Син исән, син тере.
Сиңа сәлам юллый
Чуашның һәрбере,
Тукай!
Яшендәй яшьнәп син
Яндың, сүнмәдең.
Халыкны мактадың,
Ялганны әрләдең.
Минем дә күңелне.
Җырларың югалмый,
Яңара һәр көнне.
Күпме түбәнлекләр
Узган күз алдыңнан,
Дошманнарың күбрәк
Булган дусларыңнан.
Синнән зәһәр көлеп.
Бер кыз да сөймәгән
Үләр хәлгә килеп.
Тугрылыклы дустың
Булган бары Хаклык.
Бары Хаклык кына
Булган синең яклы.
Өткән Ялган тәнен.
Изелгән халкыңа
Биреп Ирек тәмен.
Синең Хаклык белән
Халкың зур көч җыйган.
Мәңге яшәрсең син
Шул Хаклыгың сыман.
Чөнки Хаклык җирдә
Бетми ул, югалмый, —
Җырларыңның төсен
Еллар юа алмый.
Халкың бәйрәм итә.
Ишетәмсең, сиңа
Чуаш сәлам әйтә.
Илдә күпме халык —
Бар да таный сине;
Алар үз уллары
Итеп саный сине.