ТАТ РУС ENG

Михаил Сениэль, чуаш шагыйреТукайга сәлам!


 

Татар бар чагында
Син исән, син тере.
Сиңа сәлам юллый
Чуашның һәрбере,
Тукай!
Яшендәй яшьнәп син
Яндың, сүнмәдең.
Халыкны мактадың,
Ялганны әрләдең.

Язмышың әрнетә
Минем дә күңелне.
Җырларың югалмый,
Яңара һәр көнне.
Күпме түбәнлекләр
Узган күз алдыңнан,
Дошманнарың күбрәк
Булган дусларыңнан.

Күпләр теш ыржайткан
Синнән зәһәр көлеп.
Бер кыз да сөймәгән
Үләр хәлгә килеп.
Тугрылыклы дустың
Булган бары Хаклык.
Бары Хаклык кына
Булган синең яклы.

Синең һәрбер сүзең
Өткән Ялган тәнен.
Изелгән халкыңа
Биреп Ирек тәмен.
Синең Хаклык белән
Халкың зур көч җыйган.
Мәңге яшәрсең син
Шул Хаклыгың сыман.
Чөнки Хаклык җирдә
Бетми ул, югалмый, —
Җырларыңның төсен
Еллар юа алмый.

Синең туган көнне
Халкың бәйрәм итә.
Ишетәмсең, сиңа
Чуаш сәлам әйтә.
Илдә күпме халык —
Бар да таный сине;
Алар үз уллары
Итеп саный сине.

 

Гәрәй Рәхим тәрҗемәсе.


Комментарий язарга


*