2013 елның июль аенда Җаектагы Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов чылтыратып, Казанга җыенуларын әйтте. “Зур автобус тутырып, иллегә якын кеше алып килергә исәп, арзанрак кунакханә белешә алмассыңмы?” – ди бу. “Тукай фонды” белән хезмәттәшлек итүче журналист кыз Альбина Газизуллина Казанның нәкъ үзәгендә арзанлы кунакханә табып та куйды, әмма Җаектан бернинди хәбәр юк. Соңрак белдек: Марат әфәнде Казанга сәфәр чыгарга кеше җыеп бетерә алмаган. Акча кызганганнармы, Тукай ватанына барып кайтуны кирәк санамаганнармы – анысы билгесез.
Ә ике ел элек без, ягъни “Тукай фонды” Җаек кунакларын кабул иткән идек. Кырлай, Кушлавычка гына түгел, Тукайның остазы Мотыйгулла Төхфәтуллинның туган ягы Кайбычка да алып бардык без аларны, Мотыйгулла хәзрәтнең кызы, күренекле җырчыбыз Галия Кайбицкая музеена да алып кердек. Шулай йөрешик, дип киләчәккә дә очрашу өметләре белән аерылыштык. Шунысын да әйтим: Җаек зыялылары үз шәһәрләрен Тукайның икенче ватаны дип исәплиләр. Бу хакта Җаекка Сабан туена килгән Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да горурланып әйттеләр, шул ук вакытта гозерләре дә бар иде җаеклыларның. Әлеге шәһәрдә Тукаебыз белән бәйле истәлекле урыннар, биналар бүгенгә хәтле саклана. Татар эшмәкәрләре үз акчаларына музейны каратып тоталар, Тукай намазга йөргән Кызыл мәчетне дә аякка бастырдылар. Тик мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, 1895 елда 9 яшьлек Апуш тукталган Галиәскәр Усманов йортын төзәтергә хәлләре җитмәүләрен Р.Миңнехановка да әйттеләр. Ә Президентыбыз, һәрвакыттагыча, үз сүзендә торып, акча күчерттергән икән. Музей директоры Марат Баһаветдиновның шатлыгы эченә сыймый: “Риман абый, Галиәскәр абзый йортында ремонт башланды бит”, – дип телефоннан чылтырата. Безнең Җаек хакимиятенә дә рәхмәт белдерәсе килә, шушы тарихи йортны бүгенге көнгә хәтле җимертми саклап килде бит казах кардәшләребез.
Изгелекнең чиге юк, дигәндәй, алда инде тагын бер зур эш тора. Бу хакта әле Президентыбыз да белмидер дип уйлыйм. Җаек татарлары Татарстан җитәкчесенә бөтен гозерләрен берьюлы тезеп китүне тыйнаксызлык дип исәпләгәннәрдер, шәт. Музей директоры Марат Баһаветдинов та минем колакка гына пышылдады, “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Тукай фонды” аркылы җитәкчелеккә ишеттерә алмассың микән, диде. Хикмәт шунда: заманында Казахстанда берара күренекле рус язучысы Михаил Шолохов та яшәп алган һәм ул булган урында “Шолохов тыюлыгы” ясаганнар икән. Милләттәшләребез исә Тукай 12 ел яшәгән, эшләгән татар бистәсендә “Тукай тыюлыгы” ясап булмасмы дип хыяллана. Әлбәттә, бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә, һәр ике якның ихтыяры нигезендә хәл ителергә тиеш. Тыюлык барлыкка килсә, Җаекның татар тарихы, Тукай белән бәйле урыннарына бетү куркынычы янамас иде. Шөкер, Казахстан хөкүмәте тарихи ядкарьләргә болай да сак карый. Мәсәлән, Җаекта Тукаебызга бәйле бер генә йортны да җир белән тигезләмәделәр анда. Тукай исемендәге урам, һәйкәл бар. Әле татарлар шагыйрь бала һәм үсмер чагында барып йөргән Хан урманына ике-өч ел элек кенә стела да куйдылар. Әмма заман җәмгыятьтә, милли сәясәттә үзгәрешләр китереп чыгармас дип кем әйтә ала? Бүген Казахстан хөкүмәте татарны, Тукайны үз иткәндә, президент Нурсолтан Назарбаев: “Татарлар диаспора түгел, ә минем халкым”, – дип торганда, мөмкинлектән файдаланып калырга иде. Җаекның татар зыялылары, аерым алганда, музей директоры Марат Баһаветдинов (рәсемдә) уенча, “Тукай тыюлыгы” барлыкка килгән очракта, Җаек белән Казан арасында үзара йөрешүне һәр ике республиканың туризмны үстерү программасына кертеп, алдан әйткәнемчә, мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә хәл итеп булыр иде. Бит Татарстанга болай да дөньяның бөтен кыйтгаларыннан киләләр. Ә Җаек ул әллә ни ерак та түгел, нибары 700 чакрым тирәсе. Әлеге мәсьәлә хәл ителсә, Марат әфәнде Казанга экскурсиягә алып бару өчен кеше җыя алмый аптырамас иде һәм татар гына түгел, һәр ике республикада яшәгән башка халыклар да Казан – Җаек арасында еш йөрерләр иде.
Җаекка Сабан туена килгән Казахстан хакимияте вәкилләреннән берәү татар белән казахны бер тамырдан чыккан ике агач белән чагыштырган иде. Тукайның ике халыкны берләштереп тотуын да әйттеләр. Шулай булгач, безгә бергә-бергә яшәргә генә бит инде. Тамырларыбызга балта чапмыйк. Тамыр нык булганда, агач та озак яши ул.
Риман Гыйлемханов
(“Ватаным Татарстан”, /№ 141, 28.08.2013/)