ТАТ РУС ENG

Казан – Җаек арасы, йөри татар баласы


2013 елның июль аенда Җаектагы Тукай музее директоры Марат Баһаветдинов чылтыратып, Казанга җыенуларын әйтте. “Зур автобус тутырып, иллегә якын кеше алып килергә исәп, арзанрак кунакханә бе­лешә алмассыңмы?” – ди бу. “Тукай фонды” белән хез­мәттәшлек итүче журналист кыз Альбина Газизуллина Казанның нәкъ үзәгендә арзанлы кунакханә табып та куйды, әмма Җаектан бернинди хәбәр юк. Соңрак белдек: Марат әфәнде Казанга сәфәр чыгарга кеше җыеп бетерә алмаган. Акча кызганганнармы, Тукай ватанына барып кайтуны кирәк санамаганнармы – анысы билгесез.
Ә ике ел элек без, ягъни “Тукай фонды” Җаек кунакларын кабул иткән идек. Кырлай, Кушлавычка гына түгел, Тукай­ның остазы Мотыйгулла Төх­фәтул­линның туган ягы Кай­быч­ка да алып бардык без аларны, Мотыйгулла хәз­рәт­нең кызы, күренекле җыр­чыбыз Галия Кайбицкая музеена да алып кердек. Шулай йөрешик, дип киләчәккә дә очрашу өметләре белән аерылыштык. Шунысын да әйтим: Җаек зыялылары үз шәһәр­ләрен Тукайның икенче ватаны дип исәплиләр. Бу хакта Җаекка Сабан туена килгән Президентыбыз Рөс­тәм Миң­нехановка да горурланып әйт­теләр, шул ук вакытта гозер­ләре дә бар иде җаеклы­лар­ның. Әлеге шәһәр­дә Тукаебыз белән бәйле ис­тәлекле урын­нар, биналар бүгенгә  хәт­ле сак­лана. Татар эшмә­кәр­ләре үз акчаларына музейны каратып тоталар, Тукай намазга йөргән Кызыл мәчетне дә аякка бастырдылар. Тик мөм­кинлек­ләре чикле булу сәбәп­ле, 1895 елда 9 яшьлек Апуш тукталган Гали­әскәр Усманов йортын төзә­тергә хәлләре җит­­­мәү­ләрен Р.Миң­­­­­­­­­­­­­­не­­хановка да әйттеләр. Ә Президентыбыз, һәрвакыт­та­гыча, үз сүзен­дә торып, акча кү­черттергән икән. Музей директоры Марат Баһаветди­новның шатлыгы эченә сыймый: “Риман абый, Галиәскәр абзый йортында ремонт башланды бит”, – дип телефоннан чылтырата. Без­нең Җаек хаки­миятенә дә рәхмәт бел­дерәсе килә, шушы тарихи йортны бүгенге көнгә хәтле җимертми саклап килде бит казах кар­дәшләребез.
Изгелекнең чиге юк, ди­гән­­­дәй, алда инде тагын бер зур эш тора. Бу хакта әле Президентыбыз да белмидер дип уйлыйм. Җаек татарлары Татарстан җитәкчесенә бө­тен гозерләрен берьюлы тезеп китүне тыйнаксызлык дип исәпләгәннәрдер, шәт. Музей директоры Марат Баһавет­динов та минем колакка гына пышылдады, “Ватаным Татарстан” газетасы һәм “Тукай фон­ды” аркылы җитәкчелеккә ишеттерә ал­массың микән, диде. Хик­мәт шунда: заманында Казахстанда берара күренек­ле рус язучысы Михаил Шолохов та яшәп алган һәм ул булган урында “Шолохов тыюлыгы” ясаганнар икән. Милләт­тәш­ләребез исә Тукай 12 ел яшәгән, эшләгән татар бис­тәсендә “Тукай тыюлыгы” ясап булмасмы дип хыяллана. Әлбәттә, бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә, һәр ике якның ихтыяры нигезендә хәл ите­лергә тиеш. Тыюлык барлыкка килсә, Җаекның татар тарихы, Тукай белән бәйле урыннарына бетү куркынычы янамас иде. Шөкер, Казахстан хөкүмә­те тарихи яд­карьләргә болай да сак карый. Мәсәлән, Җаекта Тукаебызга бәйле бер генә йортны да җир белән тигезлә­мә­деләр анда. Тукай исемен­дәге урам, һәйкәл бар. Әле татарлар шагыйрь бала һәм үсмер чагында барып йөргән Хан урманына ике-өч ел элек кенә стела да куйдылар. Әмма заман җәмгыятьтә, милли сәясәттә үзгәрешләр китереп чыгармас дип кем әйтә ала? Бүген Казахстан хөкүмәте татарны, Тукайны үз иткәндә, президент Нурсолтан Назарбаев: “Татарлар диаспора түгел, ә минем халкым”, – дип торганда, мөм­кинлектән файдаланып калырга иде. Җаек­ның татар зыялылары, аерым алганда, музей директоры Марат Баһаветдинов (рәсемдә) уенча, “Тукай тыюлыгы” барлыкка кил­гән очракта, Җаек белән Казан арасында үзара йөре­шүне һәр ике респуб­ликаның туризмны үстерү программасына кертеп, алдан әйткә­немчә, мәсьә­ләне дәүләт дәрәҗә­сен­дә хәл итеп булыр иде. Бит Татарстанга болай да дөньяның бөтен кыйтгаларыннан килә­ләр. Ә Җаек ул әллә ни ерак та түгел, нибары 700 чакрым ти­рәсе. Әлеге мәсьәлә хәл ител­сә, Марат әфәнде Казанга экс­курсиягә алып бару өчен кеше җыя алмый аптырамас иде һәм татар гына түгел, һәр ике республикада яшәгән башка халыклар да Казан – Җаек арасында еш йөрерләр иде.
Җаекка Сабан туена кил­гән Казахстан хакимияте вәкилләреннән берәү татар белән казахны бер тамырдан чыккан ике агач белән чагыштырган иде. Тукайның ике халыкны берләштереп тотуын да әйттеләр. Шулай булгач, безгә бергә-бергә яшәргә генә бит инде. Тамырларыбызга балта чапмыйк. Тамыр нык булганда, агач та озак яши ул.

 
Риман Гыйлемханов
(“Ватаным Татарстан”, /№ 141, 28.08.2013/)


Комментарий язарга


*