-
- Яз, ни язсаң да, синең бар — язганыңның нашире;
- Ашлыгың үстисә — бир, тайярдыр аның гашире.
-
- Тик онытма: бер заман гүргә керер ялгыз башың;
- Һичберәү булмас яныңда: иптәшең һәм кардәшең.
-
- Барча әгъзаң чиркәнеч һәм куркыныч хәлгә керер;
- Уйлаган башың, каләм тоткан кулың бергә черер.
-
- Дөньяда булган кеби язганнарыңның нашире,
- Монда да кортлар — синең үлгән тәнеңнең «нашир»е.
-
- Үстисә — үсте исә.
- Тайярдыр — әзердер.
- «Нашир» — «таркатучы, черетүче» мәгънәсендә.
- («Татар мөхәрриренә». «Йолдыз»ның 1910 елгы 3 гыйнвар (486 нчы) санында басылган. «Г.Тукай. 1910 сәнә, беренче гыйнвар» дип куелган. Текст «Күңел җимешләре »ннән (1911) алынган.
- Гашир — гошер алучы; шәригать буенча һәр мөселман барлык табышының уннан бер өлешен (гошер) фәкыйрьләр, зәгыйфьләр файдасына — җәмәгать фондына бирергә тиеш. Әмма гамәлдә кайбер мөлкәтле кешеләр тарафыннан бу җиренә җиткереп үтәлмәгән, гошер сәдакасының бирелгән кадәресе белән гадәттә намуссызрак мулла-мунтагай туенган. Тормышындагы шәхси һәм иҗтимагый-социаль сәбәпләр аркасында күңеле төшкән моментта язылган шигыре белән Тукай Яңа елның (1910) беренче көнен газаплы уйланулар белән каршы ала.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).
|