ТАТ РУС ENG

Татар мөхәрриренә

Яз, ни язсаң да, синең бар — язганыңның нашире;
Ашлыгың үстисә — бир, тайярдыр аның гашире.
Тик онытма: бер заман гүргә керер ялгыз башың;
Һичберәү булмас яныңда: иптәшең һәм кардәшең.
Барча әгъзаң чиркәнеч һәм куркыныч хәлгә керер;
Уйлаган башың, каләм тоткан кулың бергә черер.
Дөньяда булган кеби язганнарыңның нашире,
Монда да кортлар — синең үлгән тәнеңнең «нашир»е.
Үстисә — үсте исә.
Тайярдыр — әзердер.
«Нашир» — «таркатучы, черетүче» мәгънәсендә.

(«Татар мөхәрриренә». «Йолдыз»ның 1910 елгы 3 гыйнвар (486 нчы) санында басылган. «Г.Тукай. 1910 сәнә, беренче гыйнвар» дип куелган. Текст «Күңел җимешләре »ннән (1911) алынган.

Гашир — гошер алучы; шәригать буенча һәр мөселман барлык табышының уннан бер өлешен (гошер) фәкыйрьләр, зәгыйфьләр файдасына — җәмәгать фондына бирергә тиеш. Әмма гамәлдә кайбер мөлкәтле кешеләр тарафыннан бу җиренә җиткереп үтәлмәгән, гошер сәдакасының бирелгән кадәресе белән гадәттә намуссызрак мулла-мунтагай туенган. Тормышындагы шәхси һәм иҗтимагый-социаль сәбәпләр аркасында күңеле төшкән моментта язылган шигыре белән Тукай Яңа елның (1910) беренче көнен газаплы уйланулар белән каршы ала.

 (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


Комментарий язарга


*