(Майковтан мокътәбәс)
Мин бәхетле бәндә, чөнки тормыш алдымда һаман
Барча шау-шу һәм дә барча күрнеше берлән тәмам.
Алдагы михнәтнең урнын әллә истикъбаль ала?
Тормыш инде яктырадыр, кузгала һәм җанлана.
Таң атып, чәчсә кояш нурлар — шулай ук кузгала,
Яктыра, шаулый ерак җирдән күренгән зур кала.
Үземә сөйнеч бирәм инде бәхет, гыйззәт берлән;
Уйлыймын үткән газапларны хәзер ләззәт берлән.
Булмадымы шул газаплар бәхтемең ачкычлары!
Җитмәкемнең изге максудка ләгыль баскычлары!
Мокътәбәс — файдаланып язылган.
Истикъбаль — якты киләчәк.
Гыйззәт — кадер, хөрмәт.
Ләгыль — кыйммәтле ташлардан ясалган.
(«Газаптан соң». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 19 апрель (529 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
Әсәр А.Н.Майковның (1821-1897) «В альбом» шигыреннән файдаланып язылган.
Жизнь еще передо мною
Вся в видениях и звуках,
Точно город дальний утром,
Полный звона, полный блеска!..
Все минувшие страданья
Вспоминаю я с восторгом,
Как ступени, по которым
Восходил я к светлой цели…
1857