ТАТ РУС ENG

Газаптан соң

 (Майковтан мокътәбәс)

 

Мин бәхетле бәндә, чөнки тормыш алдымда һаман
Барча шау-шу һәм дә барча күрнеше берлән тәмам.

Алдагы михнәтнең урнын әллә истикъбаль ала?
Тормыш инде яктырадыр, кузгала һәм җанлана.

Таң атып, чәчсә кояш нурлар — шулай ук кузгала,
Яктыра, шаулый ерак җирдән күренгән зур кала.

Үземә сөйнеч бирәм инде бәхет, гыйззәт берлән;
Уйлыймын үткән газапларны хәзер ләззәт берлән.

Булмадымы шул газаплар бәхтемең ачкычлары!
Җитмәкемнең изге  максудка ләгыль баскычлары!

Мокътәбәс — файдаланып язылган.
Истикъбаль — якты киләчәк.
Гыйззәт — кадер, хөрмәт.
Ләгыль — кыйммәтле ташлардан ясалган.

(«Газаптан соң». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 19 апрель (529 нчы) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.

Әсәр А.Н.Майковның (1821-1897) «В альбом» шигыреннән файдаланып язылган.

Жизнь еще передо мною

Вся в видениях и звуках,

Точно город дальний утром,

Полный звона, полный блеска!..

Все минувшие страданья

Вспоминаю я с восторгом,

Как ступени, по которым

Восходил я к светлой цели…

1857

 (Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).


 

Комментарий язарга


*