Бүре падишаһ Арысланнан Сарыкларга башлык булырга риҗа итте. Һәм Төлке дустының тырышлыгы аркасында, Бүренең гарзы хале ана Арыслан (сәййидәтес-солтан) аркылы Арысланга җиткән иде.
Арыслан, әлбәттә, Бүренең кан эчкүче залимлеген күп ишеткән булырга кирәк: тиз генә Бүрегә бу вазифаны бирмәскә теләп, тәфтиш итмәк өчен, Юлбарыс, Кәркедән, Фил, Кабан дуңгызы кебиләрне каршына чакырып: «Сез Бүрене ничек дип беләсез?» — дип сорашты.
Бу хайваннар һичберсе үзләренә Бүренең золымы тимәгәнлегене сөйләгәч, Арыслан Бүрене сарык абзарына башлык итеп куйды.
Әмма Сарыклар ни әйтәләр? — Моны сораган кеше дә юк. Дөрестен әйткәндә, бу тугрыда иң элек Сарыкларның фикерен сорашырга кирәк иде.
Риҗа итү — үтенү.
Гарзы халь — үтенеч.
Сәййидәтес-солтан — патша хатыны.
Тәфтиш итмәк — тикшерү.
Кәркедән — крокодил.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел