ТАТ РУС ENG

«Япон» көе

Гаҗәпләнәм бүз тургайга: басып сайрый  курайга;
Һич кешегә белдермәймен — зарый кыйлам ходайга.
 
Җаныем, сачең сүтелә ука белән үрсәң дә;
Үзең күргән кебек булам кигән киемең күрсәм дә.

Кабан күле туңмыйдыр, шунда балык уйныйдыр;
Сурәтләрең ясап куйсам, сөйләр теле булмыйдыр.

Салкын чишмә, салкын су — эчтем бәгърем көйгәнгә;
Ерак юлны якын итеп килдем сине сөйгәнгә.

Имән кистем имгәнеп, таллар калды тирбәнеп;
Бәннән калган ярлар белән кем ята икән тирләнеп?

Әлхәм илә тәбарәк, ясин шәриф мөбарәк;
Ныклап йөзеңә карасам — яшьләр төшә тәгәрәп.

Аклы күлмәк кем сөймәс, зәңгәрлесен шул кимәс;
Хәкыйкать яр булган кеше яр өстенә яр сөймәс.

Тәрәзә төбем үрмәгөл — су сипмәсәң үрмәйдер;
Синнән башка бүтәннәрне күңлем кабул күрмәйдер.


Җырлар дәфтәре >>>

Комментарий язарга


*