[Ш] авазы, Ш, ш хәрефләре
(I сыйныф. Әдәби уку дәресе буенча технологик карта)
Айгөл ГАЛИМОВА,
Әлмәттәге 1 нче гимназиянең беренче категорияле башлангыч сыйныфларукытучысы
Тема |
[Ш] авазы, Ш, ш хәрефләре |
Теманың максаты | 1. [Ш] авазы һәм Ш, ш хәрефләре белән таныштыру. Сүз модельләре нигезендә бу авазны аерып алырга, таный белергә һәм дөрес әйтергә өйрәтү;
2. Укучыларның сөйләмен, логик фикерләвен, фонематик ишетеп таный белүен, игътибарларын үстерү; 3.Һәр укучының басма текстны орфоэпик нормаларга туры китереп укуына ирешү; 4. Укуга кызыксыну һәм шәфкатьлелек тәрбияләү. |
Планлаштырылган нәтиҗә
|
Укыганда [ш] авазының дөрес әйтелешенә һәм кеше исемнәренең баш хәрефтән язылуына төшендерү. |
Төп төшенчәләр | -сузыклар;
-тартыклар; -кушылма авазлар. |
Предметара бәйләнеш | Әйләнә-тирә дөнья. |
Ресурслар:
-төп -өстәмә
|
-“Әлифба” дәреслеге, 1 сыйныф. И. Х. Мияссарова,
Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова. -Методик кулланма “Әлифба”. И. Х. Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова. |
Пространствоны оештыру | Фронталь, парларда, индивидуаль. |