ТАТ РУС ENG

Тукай турындагы «121» фильмын онлайн-кинотеатрда карап була

08-06-23-03

«Татаркино» дәүләт оешмасы Татарстанда төшерелгән берничә дистә фильмын интернетка урнаштырды. Хәзер аларны оешманың рәсми сайтындагы «Онлайн кинотеатр» сәхифәсенә карап була.

Бу проект ТАССРда кино төшерү һәм кино прокатының 100 еллыгы уңаеннан тормышка ашырылды, дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге.

Шулай итеп, хәзер интернетта Габдулла Тукайга багышланган «121» фильмын (16+) да карарга мөмкин: tatarkino.ru/online-cinema/121/. 2007 елда төшерелгән әлеге кыска метражлы фильм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, шулай ук Казан театрлары һәм музейлары ярдәме белән «Инновация» студиясе тарафыннан төшерелгән. Сценарий авторы һәм режиссеры – Салават Юзеев. Рольләрдә Илдус Габдрахманов, Илья Славутский, Искәндәр Хәйруллин, Лилия Заһидуллина уйный.

Премьера булган елны Салават Юзеев журналистларга: «Бу фильмның идеясен аңлату кыен. Ул Габдулла Тукайның эчке дөньясы турында дип әйтү генә әз булыр иде, мөгаен, ул тормыш, үлем һәм мәхәббәт турында, дип әйтү дөресрәктер», – дип аңлатма биргән иде.

Фильм Казандагы тарихи бина – «Болгар номерлары» кунакханәсе эчендә төшерелгән. Тукай биредә 1907-1912 еллар аралыгында яшәгән. Әйтергә кирәк, озак еллар буш торган иске бинаның яңа хуҗалары 2008 елның сентябрендә аны җимереп, ул җир кишәрлегендә торак йорт төзеп куйды. Ә беренче катта элек Габдулла Тукай яшәгән 40нчы бүлмәне сурәтләгән «Безнең өчен мәңге изге йорт…» дип аталган музей кебек витрина-экспозиция ясалды.

 

08.07.2025.  «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*