ТАТ РУС ENG

Тукай турындагы «121» фильмын онлайн-кинотеатрда карап була

08-06-23-03

«Татаркино» дәүләт оешмасы Татарстанда төшерелгән 40тан артык фильмын интернетка урнаштырды. Хәзер аларны оешманың рәсми сайтындагы «Онлайн кинотеатр» сәхифәсенә һәм YouTube каналында карап була.

Бу проект ТАССРда кино төшерү һәм кино прокатының 100 еллыгы уңаеннан тормышка ашырыла, дип хәбәр итә «Татаркино»ның матбугат үзәге. Әлеге юбилей датасы киләсе елда булачак. Юбилей уңаеннан оешма республикада төшерелгән кинофильмнарның каталогын әзерли.

«Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, фильмнарны интернетка бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүче бик күп ватандашларның республикада төшерелгән киноларны карарга теләк белдерүен исәпкә алып урнаштырганнар.

Шулай итеп, хәзер интернетта Габдулла Тукайга багышланган «121» фильмын да карарга мөмкин: tatarkino.ru/online-cinema/121/. 2007 елда төшерелгән әлеге кыска метражлы фильм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, шулай ук Казан театрлары һәм музейлары ярдәме белән «Инновация» студиясе тарафыннан төшерелгән. Сценарий авторы һәм режиссеры – Салават Юзеев. Рольләрдә Илдус Габдрахманов, Илья Славутский, Искәндәр Хәйруллин, Лилия Заһидуллина уйный.

Премьера булган елны Салават Юзеев журналистларга: «Бу фильмның идеясен аңлату кыен. Ул Габдулла Тукайның эчке дөньясы турында дип әйтү генә әз булыр иде, мөгаен, ул тормыш, үлем һәм мәхәббәт турында, дип әйтү дөресрәктер», – дип аңлатма биргән иде.

Фильм Казандагы тарихи бина – «Болгар номерлары» кунакханәсе эчендә төшерелгән. Тукай биредә 1907-1912 еллар аралыгында яшәгән. Әйтергә кирәк, озак еллар буш торган иске бинаның яңа хуҗалары 2008 елның сентябрендә аны җимереп, ул җир кишәрлегендә торак йорт төзеп куйды. Ә беренче катта элек Габдулла Тукай яшәгән 40нчы бүлмәне сурәтләгән «Безнең өчен мәңге изге йорт…» дип аталган музей кебек витрина-экспозиция ясалды.

«Татаркино» сайтында шулай ук «Мулла», «Хәлимә», «Бибинур», «Сөмбел», «Әпипә», «Зөләйха», «Дилемма», «Күктау» кебек  татар фильмнарын да бушлай карап була. Фильмнар авторларның һәм хокук ияләренең рөхсәте белән урнаштырылган. Фильмнарны карау өчен сылтамалар: tatarkino.ru/online-cinema һәм www.youtube.com/@user-fm8jd1cz1i

 

08.06.2023. Рузилә Мөхәммәтова, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*