ТАТ РУС ENG

АМАНТАЙ Тукай турында…

Амантай, казах язучысы:

Татар һәм казах халыкларын ерак һәм борыңгы тарихи элемтәләр берләштерә. Әгәр без Чокан Вәлиханов турында сөйләсәк, Хөсәен Фәезханов искә төшә, Галимҗан Ибраһимовны искә алсак, аның танылган «Казакъ кызы» романын искә алабыз. Казахның билгеле язучысы, милләте буенча татар булган Сабир Шәриповны искә алсак, аның казах совет әдәбияты чишмә башында торган Сакен Сәйфуллин белән дуслыгын искә төшә.
Сер түгел, казах әдәбияты һәм сәнгате үсешенә безнең татар туганнарыбыз да зур өлеш кертте.
«Абай" операсында сәхнәдә бөек казах акыны образын тудырган СССР халык артисты Ринат Абдуллинны искә алыйк. «Абай» операсын да татар кешесе, күренекле композитор, «Казах вальсы» авторы, аксакал Латыйф Хәмиди язган. Сезнең аксакал — безнең аксакал.
Тукайга килгәндә, Тукай — татар әдәбияты паспорты. Безгә татар әдәбияты Тукай белән килде һәм казах халкы йөрәге һәм күңелен яулады. Тукай исеме Абай исеме белән бергә яңгырый. Аны иҗади мирасы — безнең милли байлыгыбыз. Шуңа күрә без горурлык белән: «Бернең Тукай», дибез.

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)


Комментарий язарга


*