ТАТ РУС ENG

Чыңгыз АЙТМАТОВ Тукай турында…    

Чыңгыз Айтматов (1928-2008) – кыргыз язучысы, Ленин (1963) һәм СССР Дәүләт премияләре лауреаты (1968, 1977, 1983), Кыргызстанның халык шагыйре (1968):


Мин Тукай таланты һәм мирасына рәхмәтле, чөнки Тукай ул – татар халкының бөек вәкиле булудан тыш, башка милләтләрнең дә үз улы. Төрки телле әдәбият үсешенә өлеш керткән бу әдип турында фикерләрем нинди? Мостай Кәримнең әйткәне бар – Тукай бөтен татар тарихында иң бөек татар кешесе. Мин аның белән ризалашам. Мондый шәхесләрнең пәйда булуы очраклы булмыйдыр. Минемчә, мондый шәхесләр тарихның иң кискен, иң киеренке, иң авыр, иң өметле чорында барлыкка килә, Тукай тавышы да Россия тарихы революция алдында торганда яңгырый. Шулай да Тукай һәм аның таланты серле табышмак булып кала бирә.

Мондый талантлар кайдан пәйда була соң? Лермонтов ничек килеп чыккан? Тукай ничек барлыкка килә алган? Тукай талантының җитлеккән камиллеге таң калдыра, кайвакыт ул җир йөзендә 27 түгел, ә бәлки 270 ел яшәгән кебек тоела. Аның фикер көче һәм зирәклеге шундый. Бу бөек шагыйрь, бөек әдипнең гаҗәеп сәяси сизгерлек һәм социаль аң күрсәтүе дә хәйран калдыра. Ул милләтне алга тартучы, аның яңарышы өчен көрәшүчеләр арасында була. Тукайның әһәмияте шунда – ул үз халкының тарихы һәм мәдәниятен яңадан бәяләүгә ирешә. Бу – шәхеснең бөек казанышы, әдипнең бөек казанышы.

Тукай әһәямите элеккеге Төркестан, бөтен Урта Азия өчен дә зур. Бөтен төрки телле халыклар да Тукай иҗаты йогынтысын кичерә. Урта Азиянең төрки телле халыклары арасында Тукайның иҗади шәхесе, аның карашлары белән таныш булмаган кеше юктыр.

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)


 

Комментарий язарга


*