ТАТ РУС ENG

Давид КУГУЛЬТИНОВ Тукай турында…

Давид Кугультинов — калмык шагыйре:

Тукай шигърияте вакытны бөтен мәшәкатьләре, барлык мәсьәләләре белән тулысынча сыйдырган. Вакыт — ул кешеләр тормышы, аларның гореф-гадәтләре, традицияләре, үзара мөнәсәбәте. Әгәр дә без Тукай шигъриятенә карасак, ул халык рухы сеңдергән (әсәрләрнең формасы, эчтәлеге, стиле).
…Тукай 27 яшендә вафат булган. Шушы кыска иҗат гомерендә ул шуның кадәр киң темаларны колачлавына, шундый глобаль проблемаларны күтәрүенә ышанү мөмкин түгел…
Тукайның даһилыгы үзвакытында сорау куя белүдә түгел, аның даһилыгы аларга үзвакытында җавап бирә белүдә.

(Чыганак (тәрҗемә):  Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*