ТАТ РУС ENG

Фәрит МӨХӘММӘТШИН Тукай турында…

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе:


Бөек татар шагыйре, искиткеч талант иясе Габдулла Тукайның исеме көннән-көн киңрәк яңгыраш ала. Ул, бөтен төрки халыкларның уртак шагыйренә әверелеп, күптән инде дөньякүләм танылу тапты. Г.Тукайның тирән фәлсәфә һәм халкына, туган җиренә чиксез мәхәббәт, гуманизмның якты идеяләре белән сугарылган шигърияте гомумкешелек байлыгына әверелде.
Халкыбызның горурлыгы булган Тукай иҗаты бүген дә үзенең шифалы йогынтысын дәвам итә; аның әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителде. Г.Тукайның Идел буе халыклары телләренә тәрҗемә ителгән шигырьләре тупланган әлеге җыентык шагыйрь тарафыннан күтәрелгән милләт һәм дәүләтләр язмышы, милли мәдәният һәм тел, халыклар тигезлеге, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренең бүген дә никадәр актуаль булуын тагын бер кат раслый.

(Чыганак: Тукай Г.М. Шигырьләр (татар, рус, башкорт, чуваш, удмурт, мари телләрендә). — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 135 б).


 

Комментарий язарга


*