Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле вә галәбәле* рольне мөхтәрәм Тукаев уйный. Шул дәрәҗәдә ки, татар шагыйре диелүгә, укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була**. Бу шагыйребез көннә-көн күтәрелә, халык күңелендә хак вә ихтирамлы урын ала барадыр. Татар шигыре мәйданында Тукаев иң гали ноктада тора.
* * *
Шул заманда халык ни уйлый, ни хис кыла, ниләр язгалый, Тукаевта да шул. Халык үзендәге тәэссоратны, әфкяр*** вә хиссиятне Тукаевта таба…
Ул халыкның үзенең йөрәгендә, җанында кайнап та теленә килә алмый йөргән бер тәэсир вә бер тойгыны яхшы вә ачык итеп, самими тел белән әйтеп бирә.
*Галәбә — җиңү, өстен булу.
**Мәүҗүд булу — гәүдәләнү.
***Әфкяр — интегү.
Галимҗан Ибраһимов (1887-1938) — язучы, галим, дәүләт эшлеклесе.
(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)