ТАТ РУС ENG

Гариф АХУНОВ Тукай турында…

Гариф Ахунов (1925-2000) — язучы, җәмәгать эшлеклесе. ТАССР ның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы (1993):

Исемнәрен тарихтан, халык мәдәнияте үсешеннән аерып булмаслык әдипләр бар. Аларның әсәрләре балачактан кешенең рухи дөньясына үтеп кереп, гомере буе озата килә. Аларның мирасы бер милләтнең генә түгел, башка халыкларның да байлыгына әйләнә. Үз заманының төп сорауларына җавап бирә алган татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай шундый әдип булган.
Тукай татар әдәбияты үсешендә зур роль уйнады. Тукайсыз, аның әсәрләреннән башка безнең әдәбият, мәдәниятнең үткәнен дә, бүгенгесен дә күз алдына китепеп булмый. Алар тарихына Тукай заманча татар әдәби теленә, реалистик әдәбияткә нигез салучы буларак кереп калды. Бөек татар шагыйре таланты күпгасырлы татар шигъриятен яшәртте, аңа яңа чор сулышын өрде.

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 2006. – 222 б.)


 

Комментарий язарга


*