ТАТ РУС ENG

Георгий МАРКОВ Тукай турында…

Георгий Марков (1911-1991) — рус язучысы, җәмәгать эшлеклесе, СССР Дәүләт премиясе лауреаты һәм Ленин премиясе лауреаты (1952, 1976):

Тукай кыска гомер яшәгән, ләкин аның рухи мирасы, үз халкы һәм башка халыкларның мәдәнияте үсешенә йогынтысы колачлап булмаслык. Безнең Ватаныбызның күпмилләтле әдәбияты елъязмасында Тукай исеме иң зур йолдыз кебек балкый.
Гади халыктан чыккан, ятимлек ачысын татыган Тукай әдәбият һәм иҗтимагый мөнбәрдә халык мәнфәгатьләрен һәм өметләрен иң ачык яңгыратучы, халыклар дуслыгына һәм азатлыкка ялкынлы дан җырлаучы буларак чыгыш ясады.
Тукайның әдәби һәм фәлсәфи мирасы — татар халкының гына казанышы түгел, ул безнең илнең күпмилләтле мәдәнияте, бөтен тәрәккый кешелекнеке дә.

(Чыганак (тәрҗемә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*