ТАТ РУС ENG

Гомәр БӘШИРОВ Тукай турында…

Бөек талантларның гаҗәеп үзенчәлекләре була. Алар иҗатының философик мәгънәсе, шигъри байлыгы һәм тарихи әһәмияте заманалар узган саен тирәнрәк ачыла бара. Алар иҗатында яңа буын кешеләре үзләренә яңадан-яңа рухани азык табалар. Татар халык шагыйре Габдулла Тукай иҗатына да шундый ук бәхетле язмыш насыйп булды. Үзе исән чагында башлыча татар халкы арасында гына диярлек танылырга өлгергән шагыйрь, тууына 100 ел тулганда, туган илнең чиген күптән кичеп, төрки һәм башка бик күп халыкларның сөекле шагыйре булып танылган, егерме җиде яшендә үк вафат булуына карамастан, бик күп яшь талантларның остазы дәрәҗәсенә күтәрелгән, Көнчыгышның бөек шагыйрьләре сафына баскан иде. Халыкның иҗтимагый аңын үстерүдә, мәдәниятен замана таләп иткән яңа баскычларга күтәрүдә Тукай иҗатының тәэсире ифрат зур булды. Без моңа еллар үткән саен тирәнрәк төшенә барабыз. Шагыйрь элеккегә караганда халыкка якыная төште. Без аны замандашыбыз итеп хис кыла башладык. Алдан ук әйтеп куярга мөмкин: халык бу сөекле улын гомерлек юлдашы итеп үзе белән киләчәккә дә алып барачак.


Бүгенге көндә Габдулла Тукай күз алдыбызга үз заманының зур фикер иясе, кабатланмас талантка ия булган бөек шагыйрь, халык бәхете өчен еллар буена көрәшеп килгән үткен телле, батыр йөрәкле җәмәгать эшлеклесе булып килеп баса. Габдулла Тукай гомер буена халык сагышы белән сагышланып, аның борчуына кайгырып, шатлыгына куанып яшәде. Ул татар халкының хезмәт сөючән, тырыш халык булуы, киләчәккә якты өметләр баглап, шуның белән рухланып яшәве хакында, үзенең йөрәк ялкынын кушып, гасырлар буена сүнмәслек, сүрелмәслек соклангыч әсәрләр язып калдырды. Тукай иҗатының халыкчанлыгы, алдынгы гуманизм идеяләре, җәмгыять тормышындагы һәртөрле тискәре якларга каршы рәхимсез көрәш пафосы хәзерге әдәбиятыбызга да үрнәк булып хезмәт итә. Төрле халыкларның язучы һәм шагыйрьләре Тукай иҗатының башка халыклар мәдәниятен  рухани азык булып өстәлүе, бу иҗатның халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга ярдәм итүе турында сөйлиләр. Без, шагыйрьнең ватандашлары һәм варислары, тугандаш халыкларның Габдулла Тукайны шулай хөрмәт итүләре, зурлаулары белән чын күңелдән горурланабыз. Моның кадерен белергә, Тукай традицияләрен дәвам итәргә тырышабыз. Шагыйрьнең юбилейлары бөтен халык бәйрәменә әверелүе шул хакта сөйли булса кирәк.

 

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*