ТАТ РУС ENG

Людмила ТАТЬЯНИЧЕВА Тукай турында…

Людмила Татьяничева (1915-1979) – рус шагыйрәсе, РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты:

Мең тапкырлар исбатланган – бөек шагыйрьләрнең туган көне генә була. Аларның гомере, вакытның үзе кебек, чиксез һәм көдрәтле. Аларның иҗаты – барлык буыннарның казанышы, барлык кешелек хәзинәсе. Гомер һәм Шекспир, Пушкин һәм Байрон бөтен кешелекнеке түгелмени!
Безнең Ватаныбыз горурлыгын тәшкил иткән исемнәр арасында чиста һәм бөек яктылык белән Габдулла Тукайның сүнмәс исеме балкый. Аның кыска һәм чаткылар чәчеп торган тормышында иҗади һәм гражданлык батырлыгы, аннан алда килгән яшьтәше Лермонтов сызган куәтле юл кебек үк, бик нык ярылып ята.
Тукайның яшь рухландыргыч йөзенә карасаң, аның әле ярсулы-ачулы, әле ялкынлы-кыю, әле гаҗәеп назлы шигырьләрен укысаң, – мин һәрчак аның шәхесенә, аның намуслы һәм тирән акыл белән тулы әсәрләренә соклану хисе кичерәм.
Тукай — бөркет кебек үткен, ул вакыт пәрдәсе артына яшеренгәнне күргән. Күргән һәм алдан белгән! Үзенең горур тормышын соңгы тамчы канга кадәр киләчәк өчен көрәшкә багышлаган. Беләм һәм ышанам – аның ихлас, кабатланмас ялкынлы тавышы безнең яшел планетада һәрвакыт яңгырап торачак. Бу яңгыраш Жир шарының һәр әйләнеше саен тагын да киңрәк һәм тантаналырак булачак, чөнки чын шигърият тел киртәләрен узып, кеше йөрәкләрен үзенә тарта, аларны нурландыра һәм канатландыра. Мәңгелек мәңгелеккә калачак.

(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)


Комментарий язарга


*