ТАТ РУС ENG

Михаэль ФРИДРИХ Тукай турында…


Михаэль Фридрих – Вамберг университеты мөгаллиме:

Тукай халык шагыйре булган һәм гади кешеләр нәрсә белән яшәсә, шуның белән яшәгән. Шуңа күрә аны халык яраткан, шуның кадәр яраткан ки, соңгы юлга озатырга хисапсыз кеше җыелган, алар веноклар, фотографияләр күтәреп килгән, һәм кадимчеләр моңа берничек каршы чыга алмаган.
…Татар әдәбияты Россиянең башка төрки халыклары өчен үрнәк булган. Абай яки Гафур Голәмне идеальләштерү дә Тукайга йөз борган хәлдә алып барылган. Россиянең төрки халыклары рус һәм көнбатыш әдәбиятен татарлар аша өйрәнгән.

 

(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)


 

Комментарий язарга


*