ТАТ РУС ENG

Михаил ЛЬВОВ Тукай турында…

Михаил Львов (Рәфкать Габитов, 1917-1988) — шагыйрь, рус телендә иҗат иткән:

Безнең өчен Тукай — бишек җыры, беренче сүзләр тылсымы. Ул — шигъри даһи могҗизасы, ул фикерләр дә, тәрбия дә. Аның тормышы — фаҗига да, ялкын да. Аңардан соң дистә мең шигъри юллар, 40 тан артык бит публицистик һәм тәнкыйди әсәрләр калды. Һәм алар әле дә таң калдыра. Ул бишенче елның беренче рус инкыйлабы шагыйре булды. Ул аның җиңелүеннән соң да аңа тугры калды.
Тукайны укыганда һәр мизгел аның шигъри даһилыгына, аның карашлары һәм фикерләренең заманча яңгырашына гаҗәпләнәсең.
Тукай үткен каләмле публицист, ялкынлы һәм аяусыз моназарачы, нечкә тәнкыйтьче һәм сабыр, акыллы тәрбияче булган. Һәм аның поэзиясе, аның публицистикасы дөнья әдәбиятының да иң яхшы сәхифәләренә керә.

(Чыганак (тәрҗемә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*