ТАТ РУС ENG

Мостай КӘРИМ Тукай турында…

 

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим:

Татар әдәбиятының бәхете булып, дөнья әдәбиятының шатлыгы булып 1886 елны бу фани дөньяга Габдулла Тукай килде. Үз милләтенең гасырларга сузылган газапларыннан һәм өметләреннән, моңнарыннан һәм ырымнарыннан, кан катыш туфракта, изге җирлектә яралды ул. Язмыш аңа бер генә чеметем, бер генә мизгел гомер бирде. Шул ара эчендә ул Россиядә үзен дә, сүзен дә үлемсез итте. Алай гына да түгел, аның исеме һәм даны ил чикләрен узып чыкты. Көнбатыштагы караимнардан алып көнчыгыштагы уйгурларга хәтле барып җитте. Тукайны мин 20 нче гасырда төрки телләрдә иҗат иткән иң бөек шагыйрьләрнең берсе дияр идем. Аның янәшәсенә, ихтимал, Назыйм Хикмәтне генә куеп буладыр.


Тукай дигән могҗизаның төп сере нәрсәдә соң? Тукай дигән могҗизаның төп сере шунда, ул үзенең бөек талантын дөнья мәдәниятының казанышлары белән баета алды. Шул талантка, байлыкка баш булып, аны халык тормышының, заманның иң төп, иң олы юлы белән алып китте, алсыз-ялсыз хезмәт иттерде. Аны үз-үзеңә соклану, яки кызык өчен генә сүз уйнату кебек буш, мәгънәсез нәрсәләргә исраф кылмады. Әйтер сүзен ул кешеләр башы өстеннән зәңгәр бушлыкларга карап әйтмәде, ә замандашларының, кан кардәшләренең мөлдерәмә хәсрәт һәм өмет тулы күзләренә туп-туры карап әйтте.

 

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 222 б.) 


Мостай Кәрим (1919–2005) – язучы. БАССРның халык шагыйре (1963), РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт, БАССРның Салават Юлаев исемендәге Республика, СССР Дәүләт һәм Ленин премияләре лауреаты (1967, 1967, 1972, 1994), Башкортстан ФАның шәрәфле әгъзасы (1992).

Комментарий язарга


*