ТАТ РУС ENG

Николай БАБОГЛУ Тукай турында…

Николай Бабоглу, гагауз язучысы:

Татар әдәбияты, бигрәк тә Габдулла Тукай иҗаты, элек без бик озак вакытка аерылып торган зур төрки дөньяны ачты. Шуңа күрә минем татар шагыйре әсәрләрен укуым Тукай иҗаты белән танышудан тыш, үземнең тамырларыма якынаю да булды.
Нинди искиткеч ул Тукай! Аның авыр тормыш юлы ул тудырган кайнар эпиграммалары, сарказмлы фельетоннары, моңсу образлы элегияләре һәм хөр күңелле поэмалары белән аваздаш. Кызганычлы кыска гомер һәм җитлеккән, күпкырлы иҗади мирас… Киңкырлы кызыксынулар, якын һәм ерак халыкларга ихтирамлы мөгалләмә, башка әдәбиятларны популярлаштыру.  Әшәкелек, искелек белән аянычсыз көрәш, үткән һәм үз заманының даһилары алдында баш ию…
Тукайны укыганда акрынлап татар халкының һәм, гомумән, башка халыкларның да бөтен рухи дөньясын аңлыйсың. Аның язганнары дулкынландыра, йөрәк тибешен тизләтә.
Гагауз әдәбиятын кечкенә дип санаучы кешеләр бар. Бәлки алар хаклыдыр. Әмма мин алар белән килешә алмыйм. Мин Тукайны татарча укыганда ул минем халкым исеменнән сөйләүче, миһербанлык, гүзәллек һәм хакыйкәтне раслаучы туганым кебек тоела. Идел буе халыкларына шундый шагыйрь үстергәне өчен рәхмәтлемен.
Габдулла Тукай һәм аның иҗаты Идел һәм Дунай арасындагы дуслыкны ныгытучы ныклы күпер.

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында / Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит нәшр., 2006. – 222 б.)


Комментарий язарга


*