ТАТ РУС ENG

Николай БАСКАКОВ Тукай турында…

Николай Баскаков (1905-1996) – тюрколог, филология фәннәре докторы (1951), профессор (1969), Каракалпакъстан, Төркмәнәнстан, Казахстан һәм РСФСР ның атказанган фән эшлеклесе (1960, 1962, 1967, 1967):


Тукай татар халкының гына түгел, Башкортстан, Әзербәйҗан, Кыргызстан, Төркмәнстанның да яраткан шагыйре. Аның әсәрләре, шулай ук тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче мәкаләләр күп телләрдә басылган.
Бүген татар халкы Тукайны бөек шагыйрь, демократ, гуманист буларак искә ала, һәм башкалар да аның истәлеген – үз гомерен халыкка хезмәткә багышлаган зур кеше булуын хәтерендә саклый.

* * *

Тукай вафаты Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә яңгыраш ала. Аның үлеме турында некролог һәм мәкаләләр татар газет-журналларыннан тыш, башка телләрдә нәшер ителүче вакытлы матбугатта да дөнья күрә. Шулай, Оренбургта чыккан “Казакъ” казах газетының 9 нчы санында шагыйрьгә багышланган мәкалә һәм аның казах теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре басыла. “Айкап” казах журналының 1913 елда дөнья күргән 7 нче санында Тукай эшчәнлеге һәм иҗаты турында мәкалә дөнья күрә. “Безнең милли шагыйребез Габдулла Тукайны вакытсыз югалту сәбәпле кайгы уртаклашу” турында ихлас сүзләр белән язылган некролог 1913 елда “Молла Насретдин” азербәйҗан журналында басылып чыга.  
“Рус мөселманнары арасында иң күренекле һәм үткен әдип Г.Тукаев бу атнада Казанда вафат булды”, – дип яза “Бөек татар шагыйре Г.Тукаев” исемле мәкаләдә Истанбулда нәшер ителгән “Ислам дөньясы” төрек журналы. Ниһаять, Истанбулда чыккан “Төрк Юрду” журналының 1913 елгы 16 нчы саны бөтен килеш Тукайга һәм аның төрек теленә тәрҗемә ителгән шигырьләренә багышланган.
Тукай вафаты татар халкы һәм әдәбияты өчен генә түгел, ә Россия һәм чит илләрдә яшәүче бик күп фикерле кешеләр, язучылар һәм шагыйрьләр өчен зур югалту була.
Тукай әсәрләре, аның вафаты уңаеннан язылган мәкаләләр, кайгынамәләр, шулай ук аның биографиясенә һәм иҗатына багышланган мәкаләләр Көнчыгыш илләрдә һәм төрки халыклар телләрендә генә түгел, ә Көнбатышта һәм Көнбатыш Ауропа телләрендә дә бастыру әле дә дәвам итә.
Гарольд Уильямсның «Thе Russian Mohammedans» исемле Тукай биографиясе һәм иҗаты турындагы мәкаләсе «The Russian Review» инглиз журналының 1914 елның 1 февраль санында дөнья күрә, шунда ук Тукайның «Пар ат» шигыре инглиз телендә тәкъдим ителә.
Любейр Хамид Тукайга багышланган француз телендә «Abdoullah Tokai un poete tatare moderne» мәкаләсен 1921 елда Будапештта чыккан «Korosi Csoma Archivum» венгер журналының апрель санында бастыра.
Готвальд Вайл Тукай биографиясеннән өзекне немец теленә тәрҗемә итеп, «Lebenslauf des tatarischen Schriftstellers Tukajeff» мәкаләсен 1930 елда Берлинда «Tatarische Texte» махсус лингвистик басмасында нәшер итә.

(Чыганак: Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 2006. – 222 б.)


Комментарий язарга


*