ТАТ РУС ENG

Николай ДОРИЗО Тукай турында…


Николай Доризо (1923-2011) – рус шагыйре:

Пушкин рус әдәбияты өчен нинди дәрәҗәгә ия булса, Тукай да татар әдәбиятында шундый урынны били. Аларның якынлыгы, беренче карашка караганда да, тирәнрәк.
Пушкинны без, беренче чиратта рус даһие дип ассызыклап, аны бөек милли даһиебыз атыйбыз, аның шигърияте дөнья мәдәнияте казанышына әйләнде, халыкара яңгыраш алды. Тукай шигърияте турында да һич шикләнмичә шулай әйтергә мөмкин.
Рус классиклары кебек үк, Тукай да үз халкы өчен шагыйрь генә түгел. Ул — әдәбият вәкиле генә түгел, ә барлык төр сәнгать — татар музыкасына, сынлы сәнгать, театр үсешенә этәргеч биргән бөтен милли мәдәниятнең дә күренеше. Г.Тукай иҗаты үз халкына бөек мәхәббәт белән сугарылган. Шуңа күрә шагыйрь язган һәр юл әрнү белән тулы, чөнки аның өчен ярату, ул никадәр генә ачы булмасын, дөреслекне әйтү дигәнне аңлата. Тукай туберкулездан үлмәде, ул үз халкы өчен әрнүдән шулай бик иртә янды, аңа халкын ирекле итеп күрергә насыйп булмады.

***

Тукай туарга кирәк чакта дөньяга килде, аңа тарих туарга кушты. Бөек шагыйрьләр генә шулай дөньяга килә.  


(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*