ТАТ РУС ENG

Рувим МОРАН Тукай турында…


Рувим Моран (1908-1986) – рус шагыйре, тәрҗемәче:

Тукайның һаман да ахыргача өйрәнелмәгән иҗаты кыска җиде елга сыеп бетә, әмма ул байлык берничә озын гомергә җитәр иде. Тукай бөеклегенең бер чалымы шунда. Ул яраткан Лермонтов үзенең 27 яшенә ике ай ярым гына яшәп җиткерми, Тукай – берничә көн. Ә күпме эшләргә өлгергән алар! Тукайда без Лермонтовның башлангыч шигъри өлгергәнлеген һәм дәртен, Пушкинның карашлар киңлеген, жанрлар төрлелеген, журнал көрәшчесе сыйфатын, Горькийның үзенчәлекле холкын таныйбыз – мәдрәсә белеме белән генә, шагыйрь үзлегеннән укып, Россиянең ул вакыттагы алдынгы акыллары дәрәҗәсенә күтәрелүгә ирешә.
1905 елгы революция дулкыны өстенә күтәрелгән Тукай иҗаты, соңгы җөмләсенә кадәр халыкка, җәберләнгән кешеләргә хезмәт итү идеясе белән сугарылган, чөнки аларның газабын шагыйрь балалык елларыннан ук үз тормыш тәҗрибәсеннән белгән.
Тормышыңны һәм талантыңны үз халкыңа багышлау, халыкта яхшылык белән телгә алыну – шагыйрьнең яшәү мәгънәсен һәм максатын Тукай шуннан күргән.
Тукай – беренче чын татар халык шагыйре. Аның мәһабәт сыны гасыр башында заманча татар шигърияте чишмә башында тора. Бервакыт аның болай да җиңел булмаган тормышындагы авыр минутларда, ул әрнү белән Ф.Әмирханга язган: “Торам-торам да: “Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап килдекем истигъдад очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?” – дим.
Юк, бөек Тукай талантының ялкыны сүнмәгән. Дистә еллар узгач ул тагын да яктырак яна, туган ягыннан ерактагы кеше җаннарында да җавап ялкын яндыра.


(Чыганак (тәрҗемәдә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


Комментарий язарга


*