ТАТ РУС ENG

Сәхип ҖАМАЛ Тукай турында…

Сәхип Җамал – гарәп язучысы:

Габдулла Тукайны, татар халкының бөек улын, мин бөтен йөрәгем белән яраттым һәм аның турында бу юлларны хәзер зур дулкынлану белән язам. Минем җаным аның өчен горурлык белән тулы. Тукай сәяси битлексез яшәде… Ул халыкка бөтен аһәңле көчен, бөтен гомерен биреп, үзенең киләчәге, иртәгәсе көне өчен тамчы да курыкмыйча яшәүче кешеләр рәтенә керде. Мондый кешеләрнең гамәлләре белән акыллы кыюлык һәм бөек җанның кайнар дәрте идарә итә.
Тукай бер милләтнең генә шагыйре түгел иде. Миңа, гарәп кешесенә, Тукай үзенең бөтен иҗаты белән халыкны азатлык һәм гаделлек өчен көрәшкә өндәве белән якын һәм кыйммәтле.
Тукайны яратыгыз, аның җан матурлыгын, аның шигъриятен яратыгыз, — анда яз, анда тирән зирәклек.


(Чыганак (тәрҗемә): Тукай…: Дөнья халыклары Тукай турында/Төз. Р.Акъегет. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 222 б.)


 

Комментарий язарга


*