ТАТ РУС ENG

Сибгат ХӘКИМ Тукай турында…

Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким:
 

Тукай миңа бик иртә кергән. Ана сөте белән. Халык моңнарын тоя башлагач та. Татар халкы бар җирдә Тукай булган. Кайчан дигән сорауга халык сулышы белән дип кенә җавап бирә алам. Шулай булмаса, язарга мин "Пар ат"тан тотынмас идем. Миннән аның беркайчан да чыкканы да юк. Хәтта Дугада да… Сугышла да мине аннан биздерә алмады. Нигә ул миннән чыкмый? Аңлатуы читен. Татарда Тукай туганы өчен куанам. Рухымның Тукай белән очрашуына куанам. Олыгайган саен, күңелгә бер курку урнаша бара. Мин аннан бик авыр аерылырмын шикелле.


"Шагыйрь кем?" дигән сорауга җавапны җитмеш өч яшемә җиткәндә Тукайдан таптым. Шагыйрьлекне шагыйрь үзе яшәгән җәмгыятькә керткән рухи көченең микъдары белән үлчәнгәнлеген Тукайны укып аңладым. "Бетте көч, сынды кылыч, — шул булды эш" менә кайчан әйтелә икән. Тукай миндә үзенең милли рухы белән яши. Шул яздыра, шул эчке энергиягә әйләнде. Яшь чакта алга-артка карамый ярыша-ярыша чапкан киләчәк шагыйрьләре дә, минем шикелле картая төшкәч, әлеге сорауга җавапны барыбер Тукайдан эзләячәкләр. "Шагыйрь кем?" Такташ, Туфан, Җәлил дип килерләр дә Тукайда тукталырлар. Шуңа бик нык инандым. Ә шагыйрьгә җавап табарга кирәк икән. Кыскасы, икенче заманда яшәсәм дә, дөньяга ике катлы тәрәзә аша карап яшәдем — Тукай аша. Бөтенесен теоретик нигезли алсам, мин шагыйрь дә булмас идем. Тукай борчу. Тукайдан аерыласым килми…


Комментарий язарга


*