ТАТ РУС ENG

Сөләйман РӨСТӘМ Тукай турында…

Сөләйман Рөстәм, Азербайҗан ССРның халык шагыйре:

Йөрәк сүзе


Тугандаш татар халкының бөек җырчысы Габдулла Тукайның шигырьләре белән мин Азербайҗанда совет власте урнаштырылганнан соң гына ныклап таныша алдым. Бу ялкынлы, самими шигырьләр йөрәгемә тирән кереп урнаштылар. Тукай шигырьләре белән танышкач, минем күз алдыма йөрәге Ватанының, халкының дәртләре, кайгылары белән тулган, халкының киләчәген, туачак матур көннәрен алдан күргән, аның якты өметләре тормышка ашачагына тирәнтен ышанган шагыйрь килеп басты.
Габдулла Тукай азербайҗан халкының бөек сатирик шагыйре Мирза Галиәкбәр Сабирның кардәше. Сабир белән Габдулла Тукай бер-берсен күрмәсәләр дә, икесе дә бер шагыйрь шикелле, бер максатка хезмәт итә торган фидакарь батырлар кебек, бер-берсенә бик якыннар. Бу ике шагыйрьнең әсәрләре чорларының уй-теләкләрен гаҗәп дөрес чагылдыралар. Бу ике шагыйрьнең кайгылары да, газаплары да, шатлыклары да бер булган дияргә мөмкин.
Искиткеч талантка ия булган Габдулла Тукайның поэтик мирасы ул бары тик татар шагыйрьләре милке генә түгел, ул барлык тугандаш республикалар шагыйрьләре өчен дә кадерле һәм газиз.

 

(Чыганак: Тукайга чәчәкләр. Казан: Тат кит нәшр.,1975. – 131 б.)


Комментарий язарга


*