ТАТ РУС ENG

Тукайның даһилыгы

tukay2

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА – 135 ЕЛ

 Тукайның даһилыгы(Шигырьләрен укыганда туган уйлар)

Һәр елны кояшлы яз җиткәч, бигрәк тә гөрләвекле, сыерчыклы апрель аенда мин Тукайны укый башлыйм: бәгырьне көйдерерлек публицистикасы белән танышам, кыю мәкаләләре турында фикер йөртәм, үткен шигырьләрен кат-кат укыйм. Кыскасы, уйланам. Габдулла Тукай – уйландыра белә торган шагыйрь. Ул кальбемә көч бирә, җан-рухымны илһам чишмәсе белән сугара, иманымны ныгыта. Шул ук вакытта газиз милләтем язмышына ачынам, көрсенәм, тарихи ялгышларны кабатламаска кирәк дигән нәтиҗәгә киләм. Тукай безне кайчак артка карап алып, якты киләчәккә – аклыкка өмет белән яшәргә өйрәтә.

Әхлаксызлык” (1912). Тукай яшәгән капиталистик замандагы шикелле без дә хәзер “әхлак” төшенчәсенә бик югарыдан торып карый башладык, чөнки күңелләребездә кер, пычрак күплектән, аклыкка, яхшылыкка таба бара алмыйбыз. Хәтта без, Тукай язганча, 100 сум урлаган карак кебек чын, дөрес сүз әйтергә куркабыз, дөресен сөйләгәнче башта як-якка каранабыз, кем нәрсә әйтер икән дип уйланабыз. Акыллы кешегә эндәшергә, сүз катырга, аның белән сөйләшергә, әңгәмә корырга, фикер алышырга куркабыз. Ләкин акчалы ахмак, надан кешеләргә баш иябез, аларга мактау сүзләрен кочагы белән чәчәбез, ялагайланабыз, тәлинкә тотабыз. Чынлыкта без хәзер Байлыкка, Акчага табынабыз. Барысын да акча хәл итә ала дигән тамырыннан ук ялгыш фикер ныклап урнашты бүгенге россия җәмгытендә. Бу – “кыргый” капитализм һәм “дәүләт” капитализмы галәмәте. Бу – 1917 елга кадәрге Россиягә, аның капиталистик икътисадый үсеше өзелгән чорга кире кайту.

Тора-бара киләчәк заман кешеләре барыбер әхлакка, әхлаклы булырга омтылачак. Әхлакка инде ул чакта югарыдан торып күз салмаслар. Ахыр чиктә әхлак әхлаксызлыкны җиңәчәк! Шунсыз дөнья алга таба, аклыкка бара алмас.

Пушкин вә мин” (1912). Тукай үзен Пушкиннан һич түбән күрмәгән, чөнки үз кадерен, үз сәләтен яхшы белгән. 1825 елда декабрьчеләр (русча декабристлар) фетнәсеннән соң, аларга теләктәшлек күрсәткәне өчен сөргенгә сөрелгән Пушкин хәзрәтләре үз биләмәсендә – Михайлово авылында рәхәт кичереп, аның язгы-көзге пычрак урамнарын калошлар белән ерып, карта уйнап, “Евгений Онегин” поэмасын илһамланып язып яткан.

Тукай исә авылда бәрәңгегә мәдхия җырлаган. Бәрәңге ХХ гасыр башында татарның икенче ипие саналган. 1930-1940 елларда да бәрәңге авыл халкын ачлык патшасы тырнагыннан саклап калган.

1920-1930 елларда вульгар социологизм тарафдарлары Пушкинга да, Тукайга да кизәнәләр. Янәсе, Пушкин – дворян, Тукай – мулла малае булган. Чеп-чи ахмаклык иде бу! Надан кызыл тәнкыйтьчеләрдән тиле сүз чыга. Пушкинны, аның “Евгений Онегин”ын оныттырырга телиләр. Тукайга “милләтче, буржуаз шагыйрь” дип гаеп ташлыйлар, мәсәлән, тәнкыйтьче, язучы Гомәр Толымбайский. Ләкин шул караңгы һәм томана заманда да Тукай җырлаган бәрәңге көен, бәрәңгене оныттыра алмыйлар, чөнки ул – гади, мескен халык өчен дә, тәкәббер совет партократы һәм бюрократлары өчен дә яшәү чыганагы була. Бәрәңге, шагыйрь әйтмешли, Падишаһ булган!

Казан вә Казан арты” (1912). Казан – татар халкы өчен данлыклы рухи мәркәз. Казан – Татарстанның Арча, Яшел Үзән, Тәтеш, Буа, Мамадыш, Чаллы, Чистай, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә шәһәрләре өчен баш кала. Казан – Касыйм, Сарытау (Саратов), Хаҗитархан (Әстерхан), Бакчасарай, Төмән исемле татар калаларыннан күпкә борынгырак.

Казан бөтен татар дөньясына Кояш төсле нур чәчә, балкый, елмая. Ул киң күңелле һәм кунакчыл халкыбыз шикелле рус, украин, удмурт, мари, чувашны – барысын да үзенә сыйдырган. Казанда мәчет, чиркәүләр дә күп.

Ә Казан арты ХХ йөз башында кап-кара, караңгы, артта калган бер өяз санала, чөнки Казан, халык мәкалендәгечә, шәм-лампаның яктылыгы үз төбенә төшмәгән кебек үз өязенә нур чәчми. Казан артында игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек кенә алга киткән. Җиңел сәнәгать (промышленность) акрын үскән, авыр сәнәгать, гомумән, юк. XVIII гасырның соңгы чирегендә булган Емельян Пугачёв явыннан соң “Әби” патша (Екатерина II) татар авылларында тимерчелек тотуны, татарларга тимерче булып эшләүне тыйган, хәтта көрәк-сәнәк ясатыр өчен күрше рус авылына барырга туры килгән. Татарга тимер эшкәртү тулысынча тыелган! Шуңа күрә Казан артында агач эшкәртү ныклап үскән, балтачылык алга киткән, балта осталары арткан. Хәзер мондагы бер район тикмәгә генә Балтач дип аталмый. Әмма ни дисәң дә, агач – агач инде, аңардан салынган нык, яхшы өйләр дә бер гасырдан артык сакланмый. Череп юкка чыга. Ә менә таш һәм кирпеч йортлар әллә ничә гасыр тора.

XIX гасыр татар авылында салынган агач өйләр сакланганмы бүген?! Казан артында гына түгел, хәтта Казанда да XX йөз башы милли архитектура үрнәкләре бик аз калды.

Узган гасырның 30-50 елларында, мәсәлән, минем Фәһемеддин бабай белән Фәсәхәтбану әби агачтан ике өй салганнар, икесе дә череп беткән, чөнки ул чорда аш-чәй мич казанында кайнатылган һәм су пары өй почмакларын череткән.

Казан артында юлсызлык проблемасы Татарстан бюджетына салымнар күбрәк калган 1990 елларда гына чын-чынлап хәл ителә башланды. Әйтик, Арчадан Сеҗе, Казанбаш авылларына асфальт юл салып, маршрут автобусы җибәргәннәр иде.

Беренче Президентыбыз М.Ш.Шәймиев указы нигезендә 2008 елдан Татарстандагы һәр авылга, бистәгә бара торган юлларны асфальтлау киң колач белән башланып киткән иде. Мисал өчен, Арча районының Гөберчәк авылында халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев музеена кадәр шоп-шома юл түшәлде. Юллар тигез һәм хәерле, ә асфальтлау яхшы сыйфатлы һәм дәвамлы эш булсын!

“Бәгъзе зыялыларымыз” (Кайбер зыялыларыбыз), 1909.

“Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар.

Сирәк ләкин, дөрест әйтсәм, кешелекле, хәялылар.

 

Әгәр күрсәң, кызарган йөз аларда, бер дә алданма;

“Оялгандыр!” димә яңлыш, “җибәргәндер” дисәң – әүля!

Сүзлек: бәгъзе – кайбер, хәялы – ояты, вөҗданы булган кеше; “җибәргәндер” – эчкән мәгънәсендә; әүля – дөресрәк” [1, 153 б.].

“Шайтан суы” татарның күпме акыллы башларын бетергән, бетерә һәм бетерәчәк әле. Хәзерге Нурлат районының Кычытканлы авылында туган Исхак Бикчура (Идел буе Болгарстанының монгол явына каршы сугышкан соңгы ханы Бикчура исеменнән алынган, русча Бикчурин дип языла) – Габдулла Тукайның фикердәше, якын кешесе булган. Казандагы бүген инде җимерелгән “Болгар” кунакханәсенең шагыйрь яшәгән 40 нчы бүлмәсенә салмыш килеш даими кереп йөргән. Тормышта кыйбласын, урынын таба алмагач, үз-үзенә кул салган. Аның хакында Мөхәммәт Мәһдиев бер фәнни хезмәтендә язган һәм Рабит Батулла да “Кылдан нечкә, кылычтан үткен” повестендә аңа зур урын бирә [2, 37 б.].

“Бәхетсез егет” драмасы, “Бүләк өчен”, “Беренче театр”, “Банкрот” комедияләре авторы – хаклы рәвештә татар драматургиясенең атасы саналучы Галиәсгар Камал инде Совет власте елларында көчле сәхнә әсәрләре бирә алмаган. Нигә? Сәбәбен Сез, укучым, безгә караганда да яхшырак беләсездер.

Даһи композитор Салих Сәйдәшевнең башына “шайтан суы” гына җитте дип сөйлиләр. Кызганыч, талантлы әдип Нияз Акмал хәмер богавыннан котыла алмады…

Татар зыялысы – язучы, шагыйрь, җырчы, артист, укытучы, табиб, галим, аспирант, студент – аракыдан, аракылы туй-банкетлардан ваз кичмичә торып, атеистик яшәү рәвешен алыштырмыйча, көферлектән чыкмыйча торып, асылыбызга – Ислам диненә кайтмыйча, Аллаһы Тәгаләгә карата иманны ныгытмыйча торып, милләтебезнең киләчәге юк! Килешәсезме, милләттәшләр?

 

Әдәбият

  1. Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда. I т.: Шигырьләр, поэмалар / (Төз.: Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин). – К.: Татар. кит. нәшр., 2006. – 271 б.
  2. Галиуллин Т.Н. Гомер тәлгәшләре: Автобиографик повесть һәм хикәяләр (урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен). – К.: Мәгариф, 1999. – 191 б.
Илһам ФӘТТАХОВ,
филология фәннәре кандидаты

 

Комментарий язарга


*