ТАТ РУС ENG
Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын

Тукайның канатлы әйтемнәре

aminov

Татар телен канатлы сүз-тәгъ­бирләр белән баетуга аеруча зур өлеш керткән әдип — бөек шагыйребез Габдулла Тукай. Аның иҗатының бу хасиятенә тел-әдәбият белгечләре әле узган гасыр башларында ук игътибар иткән иде. Менә шуңа ачык бер мисал. Казандагы «Мәгариф» китапханәсе нәшрияты 1913 елда «Тукай сүзләре» исемле гадәти булмаган бер җыентык бастырып чыгара. (Аның икенче басмасы — 1915, өченчесе — 1920 елда дөнья күрә.) Китапның исеме астында Тукайның «афоризмнары — халык мәкальләре урынында өртелерлек вә йөртелә торган сүзләре» дигән аңлатма бирелгән һәм «җыючысы Г.ШӘРӘФ» дип күрсәтелгән. [Үз хезмәтенә “Г.Шәрәф” дигән имзаны туганнарның тик икесе – Гыйльметдин һәм Галимҗан гына куярга мөмкин. Чөнки калган икесенең исемнәре башка хәрефләргә башлана — Борһан һәм Шәһретдин].

Шик юк ки, бу җыентыкның дөнья күрүендә танылган җәмәгать эшлеклесе, нашир Гыйль­метдин Шәрәфнең (1885-1942) роле зур булган. Мәшһүр зыялыларыбыз — бертуган Шәрәфләрнең өченчесе, ул 1906 елда Казанда «Матбагаи Шәрәф» басмаханәсен ача һәм аңа җитәкчелек итә, Тукайның берничә җыентыгын бастыра. Хакимият эзәрлекләүләре аркасында басмаханә 1911 елда ябыла, әмма ике елдан аның эшчәнлеге «Мәгариф» исеме белән кабат торгызыла. Хәлбуки, «Тукай сүзләре» җыентыгын чыгаруда Гыйльметдин башлыча нашир сыйфатында катнашкан булырга тиеш. Ни өчен дигәндә, бу китапның өченче басмасында «җыючысы Җан Шәрәф» дип төгәл күрсәтелгән. Җан-Галимҗан исеменең кыскартып әйтелеше. Димәк, Тукай сүзләрен туплаучы — Шәрәфләрнең дүртенчесе һәм иң кечесе, соңрак сәяси эш­лек­ле, тел галиме һәм язучы буларак киң танылган Галимҗан Шәрәф (1896-1950) икән. Сүз уңаеннан искәртеп үтик, китапның беренче һәм соңгы басмаларында төзелеш һәм эчтәлек ягыннан аерма күренми, бары тик аңа керешләрдә генә гарәп-фарсы алынмаларын татарның үз сүзләре белән алмаштыру юнәлеше ачык сизелеп тора.

«Тукай сүзләре» җыентыгына «Наширләрдән» дигән баш астында бирелгән кереш сүз җитди игътибарга лаек. Анда Тукай шигъриятенең фәлсәфи-афористик рухы бик дөрес тотып алынган: «Тукаев шигырьләренең мәгънә җәһәтеннән тирәнлеге, самимилеге вә теле җәһәтеннән матурлыгы тугырысында язып тору, шәкертләр тәгъбире берлә әйтсәк, мәгърүфне тәгъриф — мәгълүмне тәгълим (билгеле нәрсәне сөйләү) булганлык­тан, без аларны калдырып, тугъры максатка күчәмез», диелә анда.
Алга таба җыентыкта Тукай әсәрләреннән сайлап алынган 178 өзек бирелә. Алар 14 тематик бүлеккә урнаштырылганнар. Биредә без темаларның исемнәрен генә булса да атап үтү зарур дип саныйбыз. Менә алар:

Сөю; балачагында; үзеңә ыша­ну; эшкә өндәү; өмет, өзелгән өмет; кайгылы минутта; үз-үзенә; милләт, туган җир; халык теле вә әдәбияты; тәнкыйтьчеләргә; алтын, байлык; киңәш-нәсихәт; төрле турыларда.
Наширләр бик хаклы язганча, «Тукаевның һәрбер сәтырында, һәрбер сүзендә, уйлап укыганда, әллә никадәр нечкә вә гали мәгънәләр табарга мөмкин», һәм җыентык­та китерелгән гыйбарәләр бу фикернең хаклыгын тулысынча раслый. Сүз дә юк, бөек шагыйребезнең афоризм­нарын халыкка тизрәк җиткерү, аларны халык хәтеренә беркетү җәһәтеннән «Тукай сүзләре» җыентыгы гаять әһәмиятле роль уйнаган.
Бүгенге көндә һәм әдәби, һәм сөйләм телебездә Тукай афоризмнарын актив куллану гадәти һәм табигый бер хәл булып тора. Фольклор җыентыкларында Тукай әсәр­­ләреннән халыклашкан канатлы сүзләрне унарлап, хәтта йөзәрләп табарга мөмкин. Әйтик, Нәкый Исәнбәтнең өч томлык «Татар халык мәкальләре» җыелмасында «Тукайдан», «Тукайдан халыклашкан» кебек искәрмәләр бирелгән гыйбарәләр 200гә якын. Тел галиме һәм педагог Илгизәр Гыйззәтуллин үзенең «Канатлы сүзләр» җыентыгында бөек шагыйребезнең 35 әйтелмә­сен китерә.
Тукайның шигъри юллары гына түгел, хәтта әсәрләренең исемнәре дә афоризм булып киткән очраклар бар: «Эш беткәч уйнарга ярый», «Һәр ялтыраган алтын түгел», «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» һ.б.
Тукай афоризмнарының мәгънәви тирәнлеге һәм шигъри камиллеге хакында инде алда сүз булды. Шуңа өстәп, аларның зур иҗтимагый яңгырашка ия булуларын әйтергә кирәк. Ватан, туган җир, халык, хезмәт-иҗтиһат һ.б. турындагы гыйбарәләр әнә шундыйлар:
«Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл».
«Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем».
«Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул,
әдип ул, шагыйрь ул».
«Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә».
Безнең бүгенге көннәрдә «Тукай сүзләре» җыентыгындагы «Аллага ышану» бүлеге дә зур актуальлек тапты:
«Түкмә күз яшь, ярдәмеңдә һәр заманда Алла бар».
«И бәһале, и кадерле, и гөнаһсыз яшь бала,
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!»
Китерелгән мисалларда текстлар Тукайның нәкъ үзендәгечә сакланган. Хәл­буки, бу әле халык канатлы сүзләргә бер дә үзгәрешләр кертми дигән сүз түгел. Кай­чакта шигырьдәге аерым сүзләр мәгънәдән бигрәк строфаның грамматик бөтенлегенә, ритм, рифма төгәллегенә хезмәт итә һәм канатлы сүздән (әгәр ул шигъри формасын сакламаса) төшеп кала. Әйтик, Тукайның «Туган җиремә» шигырендәге:
«Бу сәбәптән аңладым мин,
и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер
ялкының да дулкының!» — дигән юллар халык телендә «Туган җирнең ялкыны да, дул­кыны да җанга ягымлы» рәвешендә әйтелә. «Шүрәле» поэмасының «И җүләр! кыс­канга былтыр, кычкыралармы быел!» дигән юлы «Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар» дип үзгәртелгән. Хәтта кайчакта канатлы сүздә язучының үз “өлеше” булмаска да мөмкин. Халык аның әсәрендәге берәр фикерне ала да, шуны үзе канатлы сүзгә әверелдерә. Мәсәлән, «Былтырны шүрәле дә эзләп тапмаган» гыйбарәсенең чыганагы булып Тукайның «Шүрәле»се хезмәт иткәнлеге шик тудырмый.
Әйе, Тукай сүзләре халык күңеленә төрле-төрле юллар белән үтеп керәләр, һәм бу тылсымлы, кодрәтле сүзләрне халык үз теленең хикмәт энҗеләре урынында йөртә.

Хуҗиәхмәт МӘХМҮТОВ
филология фәннәре докторы

Комментарий язарга


*