ТАТ РУС ENG

Верди КЕРБАБАЕВ Тукай турында…

Верди Кербабаев, төркмән язучысы:

 

Чын күңелдән тирән рәхмәт!

Егерменче гасыр башында татар халкының культурасы Урта Азия халыкларыныкына караганда күп алда иде. Ул заманнарда казакъларга да, үзбәкләргә дә, төркмәннәргә дә татар культурасының, әдәбиятының тәэсире, уңай йогынтысы зур булды. Мин, әле поэзия өлкәсендә кулыма каләм алмастан элек ук, Тукайның дулкынландыргыч, тирән әсәрләндергеч шигырьләрен күп укыдым. Прозаның чынлыгы нәрсәдә икәнен Ибраһимовның романнарын, повестьларын укыганнан соң төшендем.
Габдулла Тукайга булган бурычымны үтәү теләге белән мин аның ике мең юллап шигырен төркмән теленә тәрҗемә иттем.

 

(Чыганак: Тукайга чәчәкләр. Казан: Тат кит нәшр.,1975, – 131 б.)


Комментарий язарга


*