ТАТ РУС ENG

Владимир БАХМЕТЬЕВ Тукай турында…

Владимир Бахметьев:

* * *

— Ә беләсезме, дуслар,— диде Ильич, тавышын күтәрә төшеп, — әйдәгез,  хәзерге  заман өчен кирәкле нәрсәләр  турында сөйләшик…
    Кемдер…  Казан университетында укыган Лев Толстойны искә алды. Ильич бөтенләй яшь егетләрчә, җәһәт кенә:
— Алай булгач, әйдәгез, Казанның данлы пекарен дә искә алыйк! — дип өстәде.
—  Әйе, әйе, Горький! — дип  кычкырды делегатлардан берәү.
– Менә, менә! — диде Ильич. — Сүз уңаенда әйтегез  әле, безнең татар әдәбияты белән эш ничек тора? Әлеге… ни атлы  соң… Мулла улы… Пушкин, Лермонтов әсәрләрен үз туган теленә тәрҗемә иткән… Габдулла, Габдулла…
Мин:
— Тукаев! — дип әйтеп куйдым.
— Шагыйрьнең эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр бармы соң?..
    Мин, кечкенә куен дәфтәре белән карандашны кесәмә  яшерә-яшерә, берничә яшь татар язучысының исемен әйттем.
— Димәк, базда дары бетмәгән әле! — диде Ильич елмаеп.

 

(Чыганак: Тукайга чәчәкләр. Казан: Тат кит нәшр., 1975. – 131 б.)


Комментарий язарга


*