ТАТ РУС ENG

Зиннур МАНСУРОВ Тукай турында…

2009 ел өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, шагыйрь Зиннур Мансуров:

 

Габдулла Тукай татар халкы өчен гадәти шагыйрь генә түгел. Безнең Тукаебыз татар халкы тормышына зур тәэсир ясаган әдип, ул безнең милләтебезне берләштерү көченә ия һәм тарихта әле аңа тиң затның күренгәне юк.

Тукайның инсанлыгына изгелек сыйфатлары да салынган, шуңа күрә без Тукаебызны пәйгамбәр-шагыйрь рәвешендә күрәбез. Ул безнең күз алдыбызга чын халык шагыйре булып килеп баса. Аның китаплары да гадәти китаплар гына түгел, алар — татарның рухи кыйбласын дөресләп торучы яшәеш дәреслеге буларак кабул ителә.

Миңа быел, ягъни 2009 елда, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген алу насыйп булды. Бу югары бүләкнең аталышында ук мин татар халкы өчен бик тә кадерле төшенчәләрне күрәм: алар — “Татарстан”, “Габдулла Тукай”, “Дәүләт” дигән төшенчәләр. Бу изге төшенчәләрне Габдулла Тукай исеме бергә бәйләп тора. Тукаебызның шундый шигъри юллары бар: “Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым”. Шушы сүзләрдән күренгәнчә, минемчә, һәрбер каләм әһеле, һәрбер иҗат кешесе, беренче чиратта халык тормышы белән яшәргә тиештер. Әгәр дә синең күңелеңдә милләт гаме юк икән, кулыңа каләм алырга хакың юк, дип саныйм.

Тукаебыз исемен йөрткән шушы югары бүләк “эчендә” “Дәүләт” дигән сүз дә бар. Тукай әйткән: “Бу милләтне, Ходаем, бәхетле ит”, дигән. Ә бәхет бит ул халыкларга күктән генә иңми, бәхетле кавем булу өчен дәүләтле булу кирәк. Димәк, һәрбер каләм әһеле үзен иң элек Ватан сакчысы итеп тоярга тиеш. Әгәр дә милләтебез, халкыбызның бәхетле булуын телибез икән, үз Ватаныбызның, халкыбызның хадиме булуыбыз мәҗбүри.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләген алуым белән мин бик горурланам. Бу дәрәҗәле премия шул ук вакытта иңнәргә өстәмә йөк, җаваплылык та өсти. Миңа Габдулла Тукай шагыйрь буларак әле күп еллар рухи көчләр биреп торыр шикелле.


Зиннур Мөҗип улы Мансуров 1949 елның 15 июлендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлап, бер ел чамасы колхозда механизатор булып эшләгәннән соң, 1967—1972 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1975 елдан башлап ул «Социалистик Татарстан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче булып эшли.

З. Мансуров мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый; аларның кайберләре республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» битләрендә һәм соңыннан Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Иркен минем туган илем» (1970) исемле күмәк җыентыкта басыла. Шул ук 1970 елда аның бер төркем шигырьләре «Беренче карлыгачлар» җыентыгында да урын ала. Ниһаять, 1979 елда шагыйрьнең «Кул бирәм» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

1983 елда исә 3. Мансуровның Мәскәүдә «Современник» нәшриятында русча тәрҗемәдә «Меңъяфрак» («Тысячелистник») һәм Казанда «Йөз суы» исемле яңа шигъри китаплары басылып чыкты.
Поэзиядән тыш, 3. Мансуров әдәби тәнкыйть һәм очерк жанрларында да уңышлы иҗат итә. Аның әдәбият һәм сәнгать кешеләре һәм аерым проблемалар турында дистәләрчә мәкалә, очерклары бар.
Зиннур Мансуров — 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Зиннур Мансуров 1995 елда татар телендә “Мәдәни җомга” дигән атналык республика газетасын оештыра һәм бүгенгесе көнгә кадәр биредә эшли. Коллегалары аны тыныч холыклы, таләпчән, гадел җитәкче дип бәяли.

Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен Зиннур Мансуров Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемгә, 2009 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.


Комментарий язарга


*