ТАТ РУС ENG

Әхмәт Тимер Габдулла Тукай

Үлеменә 60 ел тулу уңае белән

Казанлы шагыйрь Габдулла Тукай 27 еллык кыска гоме­ре эчендә әдәбият мәйданында бик күп әсәр иҗат итеп һәм, аерым Казан мохитендә генә түгел, башка төрк өлкәләрендә дә танылган бөек шагыйребездер. Аның хисле һәм милли шигырьләре халкының һәр сыйныфына йогынты иткән, яра­тылган һәм тәэсирен күрсәткәндер. Габдулла Тукай бу ти­рәлектә бигрәк тә яшьлек шагыйре буларак аерылып тора иде.

Габдулла Тукай хакында хәзергә кадәр бик күп хезмәт­ләр язылган, бик күп сүзләр сөйләнгән, әлбәттә, моннан соң да язылачак һәм сөйләнәчәктер, милли гореф-гадәтләрнең яшәеше аеруча бу елларда сакланадыр. Бу сылтау белән бигрәк тә туган һәм үлгән көннәрендә бөек кешеләребезне искә алу, аларның тормышларын һәм милләт өчен эшләнгән эшләрен сөйләтү безнең вазифаларыбыздан түгел.

Габдулла Тукайның 27 еллык тормышы хакында белгәннәребез шулардыр.

1886 елда туган Габдулла Тукайның 5 айлык бәби вакы­тында атасы һәм ике яшендә анасы да үлә. Моннан соң әни­се ягыннан әбисе тәрбиясендә кала, соңрак, кулдан-кулга йөреп, кабат бабасына кайтарыла. Кабат берничә ел кулдан-кулга йөргәннән соң, 1895 елда, 9 яшендә атасының кардәше янына Җаек шәһәренә китерерләр.

Габдулла Тукай, биредә иске ысул мәдрәсәдә укуын дә­вам итеп, ул замана мәдрәсә гыйлемен тәхсил иткән. Мәдрә­сәдә иң тырыш, зирәк укучы буларак таныла. Мәдрәсә ху­җасы Мотыйгулла хәзрәткә1 килгән «Тәрҗеман», «Шәрекъ» һәм «Траблус» гәзитләрен да игътибар белән күзәтеп бара.

Бу вакытларда Мотыйгулла хәзрәтнең улы Камил Мотыйгый2 Мисырдан укып кайта. Габдулла Тукай аның белән якыннан бер дуслык корып, берсен берсе туйдыра-туйдыра күрешерләр, сөйләшерләр иде. Госманлы төрек һәм гарәп әдәбияты хакында куәтле белгән кеше һәм әйбәт тавышлы бер җырчы булган Камил Мотыйгыйдан Тукай күп файда алыр, аннан алып кайткан төрекчә һәм гарәпчә мәҗмуга һәм гәзитләрне укыр һәм аннан җырларын тыңлар.

Камил Мотыйгый 1905 елда «Фикер» гәзитен чыгара3 башлаганнан соң, Габдулла Тукай гәзит нәшриятында хәреф җыючы буларак эшли башлый, берникадәр вакыттан соң корректор була. Габдулла Тукай баштагы шигырьләрен бу заманнарда язгандыр.

«Фикер» гәзите ябылганнан соң, 1906 елдан аның ярдә­мендә «Әлгасрелҗәдид» мәҗмугасы басыла башлый4 һәм Ту­кай да бу мәҗмуганың дәвамлы авторларыннан берсе була. Бу мәҗмуганың 12 санында тәртип белән аның 12 шигыре басылган. Габдулла Тукайның бу вакытка кадәр язган ши­гырьләре, гомумән, язганнары төрек теле тәэсирендә булып, яңа гына җирле Казан телендә язарга керешә.

Камил Мотыйгый өченче буларак «Уклар» исемендә бер юмористик мәҗмуга5 бастыра башлап, Габдулла Тукай бире­дә дә язышучы буларак күренә. Ул биредә сатирик шигырь­ләре белән шөһрәт казана. Күренә ки, ул заманнар мәҗмуга һәм гәзитләр кыска гомерле булган һәм берсе ябылып, баш­калары басыла башлаган. Рус идарәсе вак бер сәбәп белән гәзит һәм мәҗмугаларны ябарга яисә туктатырга бик тыры­ша. Инде Габдулла Тукай бөтен Идел буенда танылган бер шагыйрь була. Оренбургта чыккан «Вакыт» гәзите6 үзеннән чакыру җибәрә. Наширләр, ул вакытка кадәр чыккан шигырьләрен китап хәлендә хәзерләр өчен, Тукайдан аерым хокук сорыйлар.

Габдулла Тукай, 1907 елда 21 яшендә армиягә каралу эше сәбәпле, туган туфрагына кайта һәм бу вакытта берничә көн Казанга да килә. Хасталыгы йөзеннән күренгән Тукай ар­миядән азат ителеп, тәмам Казанда яшәргә кала.

Казанга килгәч, Габдулла Тукайның өстенә бөек бер тәэ­сир ташлаган, һәм ул бу очракны мәшһүр «Пар ат» шигыре белән мәңгеләштергән. Казан шәһәре ул заманнарда, бигрәк тә басмачылык эшендә, зур бер эшчәнлек күрсәтәдер. Габ­дулла Тукай бу шәһәрне дошманга каршы дастанлашкан (ка­ла) булуын хәтерләр һәм милләтнең киләчәктә бу мәркәз­дән ниләр өмет иткәнен белгертер.

Казанга килгәч, китап хәлендә басылмакта булган шигырь мәҗмугасының корректуралары белән төзәтер һәм яшьләр­нең мәдрәсә шәкертләре гәзите булган «Әл-ислах»та эшләр7. Фәкать тормыш авырлыгы нәтиҗәсендә акча табу өчен төр­ле китап ширкәтләрендә китаплар күбәйтеп таратуны да эш итеп алыр.

 

1 Мотыйгулла хәзрәткә — Төхфәтуллин Мотыйгулла (1846-1920), дин эшлеклесе, мөдәррис. Тукайда шигърияткә мәхәббәт уятучыларның берсе.

2 Камил Мотыйгый — Төхфәтуллин Камил Мотыйгулла улы (1883-1941), җырчы, нашир һәм журналист.

3 1905 елда «Фикер» гәзите чыгара… — «Фикер» гәзите 1905 &mdamdash;1907 елларда Камил Мотыйгый, В.Хәмидуллин мөхәррирлегендә Уральск шәһәрендә басыла. Демократик рухтагы гәзит Столыпин реформасы башлану белән ябыла. Тукай беренче шигъри әсәрлә­рен шунда бастыра.
4 «Әлгасрелҗәдид» мәҗмугасы басыла башлый — бу журнал 1906-1907 елларда Камил Мотыйгый мөхәррирлегендә Уральскида басыла. Әлеге мәҗмуганы да «Фикер» язмышы көтә, озак тормый ябыла. Бу журналда да төп вазифаны Тукай алып бара.

5 «Уклар» исемендә бер юмористик мәҗмуга… — журналның барлыгы 6 саны 1906 елда Камил Мотыйгый мөхәррирлегендә дөнья күрә. Тукайның үткен телле юмор-сатира әсәрләре шунда басыла.
6 «Вакыт» гәзите — «Вакыт» гәзите 1906—1918 елларда Оренбург шәһәрендә Фатыйх Кәрими мөхәррирлегендә һәм Мөхәммәдзакир (Дәрдемәнд) Рәмиев наширлегендә басыла.
7 «Әл-ислах»та эшләр — гәзит 1907—1909 елларда Вафа Бәхтияров (төп мөхәррире Ф.Әмирхан) мөхәррирлеге һәм наширле­гендә басыла. Тукай бу гәзиттә актив языша.


1908 елда Галиәсгар Камалның «Яшен» исемле юморис­тик мәҗмугасы1 чыга башлау белән, 1908 елның башында Габдулла Тукай монда да катнаша. Ләкин бу мәҗмуга да тиз арада ябыла һәм аннан соң, 1910 елда, «Ялт-йолт» журналы чыга башлый2. Габдулла Тукай тормышының ахырына ка­дәр бу мәҗмугада һәм 1912 елда Казанда басыла башлаган «Кояш» гәзитендә3 эшләп килә. Моннан башка җитди ши­гырьләре «Вакыт» гәзите белән «Шура» һәм «Аң» мәҗму­галарында4 дөнья күрә.

Авылда юксыллык эчендә үскән Габдулла Тукай Казанга бөек өметләр белән килгән, тормышының соңына кадәр фә­кыйрьлектән котыла алмаган. Бу йөздән башка төрк өлкә­ләренә сәяхәт итүдән һәм шактый мәдәни уңышларыннан да мәхрүм калгандыр. Бу тормыш аның сәламәтлеген дә как­шаткан һәм туберкулез хасталыгы акрын-акрын үлемгә алып килгән. 1912 елда иптәшләренең ярдәме белән Троицк шә­һәренә дәвалану өчен кымыз эчәргә китә. Фәкать бер тап­кыр махсус кылынган бу башлангыч бик файдалы була, лә­кин шуңа карамастан бер елдан соң, 1913 елның 15 апрелен­дә, 27 яшендә әлеге тормыштан күзләрен йомган.

Габдулла Тукай Казан өлкәсенең идеалын җырлаган иде­олог бер шагыйрь иде. Ул шигырьләре белән миллиятчелек фикерен ачык бер системада бирергә тырышты. Казан өлкәсеннән аның кадәр дини һәм милли тойгыларны заманча калыпка керткән һәм гүзәлләштереп халыкка җиткерә алу­чы юктыр. Аннан соң корылган милли көрәш һәм пассив каршылыкларның куәтләшүендә Тукайның тәэсире зур бул­ган. Иң башта аның шигырьләре арадашчылыгы белән иң кечкенә авыллар һәм мәктәп почмакларында милли һәм ди­ни тойгылар ялганып, балаларның күңелләрен актаргандыр. Идея, хис һәм әдәби күзлектән тикшергәндә, Габдулла Ту­кайда шул гүзәллекне күрергә мөмкин:

— Тукай Казан өлкәсенең иң куәтле романтик-лирик ша­гыйредер. Ул бу юнәлешләрдә классик бер шагыйрьдер. Аңлашылганча, лирик шигырьдә күз уңында тотылган төп принцип — самимилекнең гүзәллеге, бу исә Тукайда тулы мәгънәсендә яшидер.

— Тукайның бөтен шигырьләрендә аның шәхси язмышы, ягъни Тукайлыгы ачык бер шәкелдә күренеп тора. Әдәби­ятта романтизм агымының төп кагыйдәләренең бере дә бу­дыр.

-Габдулла Тукайның тел өслүбендә аһәң, вәзен һәм кафия кору ясалма түгел, бәлки рухтан һәм күңелдән килгән бер хосусият күрсәтүдәдер.

— Тукайның хыялы да фикере һәм хисе кебек бай һәм хәрәкәтледер. Ул тиз арада тойган нечкә хисле бер шагыйрь­дер. Тукайның яшьлегендә кычкырып көлүендә дә күз яше бар, ярсуында мәрхәмәт, ләгънәтендә шәфкать бар.

— Тукай һәрнәрсәдән элек бер хис шагыйре булганы өчен ул фикер җәһәтеннән дә куәтледер. Башка мәшһүр шагыйребездән Дәрдемәнд белән Тукайны бу юнәлешләрдә капма-каршы куйсак та, шуның белән аңлатылыр: Дәрдемәндтә фикерләр хис белән бизәлгән, Тукайда хисләр фи­керләр белән бизәлгәндер.

— Тукай Идел буе әдәбиятында һәрхәлдә беренче була­рак юмор-сатира шигырьләренең ишеген ача һәм бу юлда күп кенә матур үрнәкләр биреп калдыра.

— Тукай, халык әдәбиятыннан һәм чит телләрдән дә фай­даланып, балалар, мәктәп һәм уку китаплары өчен дә тел һәм тасвир күзлегеннән бик күп матур шигырьләр калдыра. Шуның белән беренче мәктәпләрнең үсеп китүендә аның ро­ле зур булган. Балалар һәм мәктәп өчен язылганнары һәм­мәсе дә диярлек милли һәм дини шигырьләрдер.

Сүзләремнән соң мәгълүм мәрхүм хуҗабыз профессор Рәшит Рәхмәти Аратның Тукайның һәм халкыбызның каде­ренә ишарәт иткән кайбер җөмләләрен кабат искә төшерәм: «Габдулла Тукай ата-ана белән бала арасында булган табигый бәйләнеш янында, өлкәннәр һәм яшьләр арасында да асыл формада тәрбиягә бәйләнешләрне куәтләндергән һәм һәр ике төркемнең дә яхшы һәм начар тарафларын ачык һәм кыска бер стильдә белдерә. Шуның белән Габдулла Ту­кай үзен мәктәп программаларына кертелү белән генә чик­ләнеп калмый, нигездә, көнлек тормышын тәртипкә китерер өчен дә катыша һәм, шигырьләрен, асылда, бәет формасында яза һәм шигырь юллары бик иртә афоризм хәлендә мәкаль­ләр арасында урын алганнар. Габдулла Тукай әсәрләре җы­ентык буларак яки аерым кисәкләр хәлендә мәмләкәтенең эчендә һәм тышында кабат-кабат басылып килә һәм һәр төрк эчендә бу әсәрләрнең булуының сәбәбе — менә шул хосу­сиятедер.

Тукай — үксез калган бер халыкның үксез яшәгән бер шагыйре. Араларында иң мөһим охшашлык — икесенең дә үз язмышларына хаким була белгән өчен бертуктамыйча эшчәнлеге, тышкы ягыннан теләсә нинди бер ярдәм алуның ихтималы булмаганыннан үзе һәм бер үзенә ышанычыннан­дыр»…

 

1 «Яшен» исемле юмористик мәҗмугасы… — журнал 1908 —1909 елларда Казанда нәшер ителә.

2 «Ялт-Йолт» журналы чыга башлый — 1910 — 1918 елларда чыккан әдәби, фәнни вә сәяси журнал. Мөхәррире һәм нашире Әхмәт Урманчиев була.
3 «Кояш» гәзитендә — «Кояш» гәзите 1912 — 1918 елларда Казан шәһәрендә Зәкәрия Садретдинов мөхәррирлеге һәм нашир­легендә басыла.
4 «Аң» мәҗмугаларында — «Аң» журналы 1912 — 1918 еллар­да Казан шәһәрендә Әхмәтгәрәй Хәсәни мөхәррирлеге һәм нашир­легендә басыла.

 

(Әхмәт Тимер. Габдулла Тукай (үлеменә 60 ел тулу уңае белән). Әхмәт Тимер — Яруллин Әхмәт Рәшит улы (1912 — 2003), төрки һәм монгол
телләре галиме. Әнкара университеты профес­соры (1962). Татар мәдәнияте
һәм тарихы (шул исәптән Г.Тукай) турында мәкаләләр циклы авторы.
(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Казан» журналының 1973 ел, 10 нчы санында про­фессор Әхмәт Тимер имзасы белән басылган. Текст төзүче тара­фыннан иҗади тәрҗемә ителде. Мәкалә журналдан алынган).


Комментарий язарга


*