Казан төркләре мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте тарафыннан 1974
елның 26 май көнендә җәмгыять клубында милли шагыйребез Габдулла Тукай
вафатының 61 елы тулу уңае белән бер истәлек көне уздырылды.
Истәлек кичәсендә Истанбул һәм Әнкарада яшәүче якташларыбыз, Төркестан
кардәшләребез катнаштылар. Кичә Фәрит Бичуриның җыелышның әһәмиятен
күрсәткән чыгышы белән ачылып, мәгълүм Шамил Алукай шагыйрь Тукай
тормышын киң бер рәвештә алган лекциясендә күзәтү ясады. Шуннан соң
Чыңгыз Айгөн, Фатыйх Айгөн һәм Эльмира Гүвән Тукай шигырьләреннән
үрнәкләр бирделәр. Пьеса авторы һәм шагыйрь Шаһвәли Келәүле Илдәрнең
«Асламчы» исемле әсәренең сәхнәгә куелуы белән дәвам итте.
Әнкаралы якташларыбыздан Рәсим Бәгъдәш белән истанбуллы Нәргис Күгүш
белән берлектә ике милли уен күрсәттеләр, янә Әнкаралы якташларыбыздан
Зөһрә Кирүш тә кичәнең вә Тукайның Казан төркләре өчен әһәмиятле роль
уйнавын күрсәтте һәм истәлек кичәсе ихтирам ителгән милли ашларыбыздан
корылган чәй мәҗлесеннән соң тәмам булды.
(Әмрулла Аги. Истанбул хәбәрләре. Тукай кичәсе. «Казан»
журналының 1974 ел, 12 нче санында Әмрулла Аги имзасы белән басылган.
Төрекчәдән тәрҗемәне төзүче башкарды. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.)).