ТАТ РУС ENG

Әмрулла Аги Истанбул хәбәрләре. Тукай кичәсе (1974 ел)

Казан төркләре мәдәни һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте тарафыннан 1974
елның 26 май көнендә җәмгыять клубында милли шагыйребез Габдулла Тукай
вафатының 61 елы тулу уңае белән бер истәлек көне уздырылды.

Истәлек кичәсендә Истанбул һәм Әнкарада яшәүче як­ташларыбыз, Төркестан
кардәшләребез катнаштылар. Кичә Фәрит Бичуриның җыелышның әһәмиятен
күрсәткән чыгы­шы белән ачылып, мәгълүм Шамил Алукай шагыйрь Тукай
тормышын киң бер рәвештә алган лекциясендә күзәтү яса­ды. Шуннан соң
Чыңгыз Айгөн, Фатыйх Айгөн һәм Эльми­ра Гүвән Тукай шигырьләреннән
үрнәкләр бирделәр. Пьеса авторы һәм шагыйрь Шаһвәли Келәүле Илдәрнең
«Аслам­чы» исемле әсәренең сәхнәгә куелуы белән дәвам итте.

Әнкаралы якташларыбыздан Рәсим Бәгъдәш белән истанбуллы Нәргис Күгүш
белән берлектә ике милли уен күрсәт­теләр, янә Әнкаралы якташларыбыздан
Зөһрә Кирүш тә ки­чәнең вә Тукайның Казан төркләре өчен әһәмиятле роль
уй­навын күрсәтте һәм истәлек кичәсе ихтирам ителгән милли ашларыбыздан
корылган чәй мәҗлесеннән соң тәмам булды.

 

(Әмрулла Аги. Истанбул хәбәрләре. Тукай кичәсе. «Казан»
журналының 1974 ел, 12 нче санында Әмрулла Аги имза­сы белән басылган.
Төрекчәдән тәрҗемәне төзүче башкарды. Текст шуннан алынган. (Чыганак:
Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз.
З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.))
.


Комментарий язарга


*