Бу 1938 елның 15 апрелендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына егерме биш ел тулды.
Ерак Шәрык дини, милли мәркәзенең юлбашчылыгында, Ерак Шәрыкнең төрле
илләрендә яшәүче халкыбыз тарафыннан бу көн махсус «истәлек
мәрасимнәре», Тукай кичәләре белән сызылып узылды. Бөтен Идел-Урал
мөһаҗәрәте елдагы Тукай хатирәсе көннәреннән тирәнрәк бер хәзерлек
белән иленең бөек шагыйренең истәлеген каршылады. Милли-мәдәни
учакларыннан, тарихи барлыгының җанлы шаһитларыннан аерым булып
яшәвенә карамастан, кулыннан килгәнчә милли әдәбияты күгенең Зөһрә
йолдызы — Тукайны яшьлегенең күзе алдыннан уздырды. Аның шигырьләрен
тәкрарлап, бөек шагыйрьнең кыйммәтле әсәрләрендә яшәрткән телебезнең
матур музыкасын илдән еракта тагы бер мәртәбә яңгыратты.
Мөһаҗәрәт, бигрәк тә үзенең дини, милли барлыгын дошман һөҗүменнән
саклар өчен, чит илләрне ихтыяр иткән милләтнең бер өлеше, үзенең
хариҗдагы милли иҗтимагый хәятын милләтнең барлыгына, аның ганганәви
хатирәләренә генә нигезләп алып киләдер. Мөһаҗәрәт канун буларак яңа
тәэсирләргә акрынрак бирелә, милләтнең үзлегенә булган баглылык куәтен
еллар узуы белән бергә җуймый, чит илләрдәге милли-мәдәни инкишафында
милли кыйбладан читкә тайпылмый; мөһаҗәрәт өчен иң куркынычлы әхвәл —
яңа юлларга кереп китү, милләт үзлегенең үзәгеннән ераклашу булганга,
безнең мөһаҗәрәтебезнең һәр уңайда иске милли-мәдәни барлыгыбызга йөз
тотуы, илсез тормышта шуңардан илһам алуы милли иҗтимагый хәятның иң
иҗаби тарафыдыр.
Әле генә уздырылган егерме биш еллык Тукай кичәләрендә мөһаҗәрәтебезнең шул хосусиятенә тагы бер мәртәбә шаһит булдык.
Бөтен мөһаҗәрәтебез Тукай кичәләренең ганганәви барышында берләшеп,
Тукай вә аның иҗаты хакындагы карашын тагы бер мәртәбә тәкрарлады.
Үзенең матди вә мәгънәви көченә нисбәтән иленең бөек шагыйрен искә
алды, әфәләм төрле «акыл сату» белән шөгыльләнеп, Тукай иҗаты хакында
яңа «караш» мәйданга атмады. Бик садә генә итеп сөекле шагыйренә булган
хөрмәт вә мәхәббәтен генә күрсәтергә тырышты.
Бөек шагыйрьнең дөнья белән саубуллашуына чирек гасыр вакыт узып
китте. Бу вакыт эчендә түгел ки, Тукай кичәләрендә шагыйрьнең бер-ике
шигырен укып чыгу, тәрҗемәи хәлен сөйләп бирү, шагыйрьнең бу бөеклеге
хакында истәлекләр язарга вакыт иде. Ләкин үксез шагыйрьнең бәхетсез,
әсир милләте, ул яшәгән вакытта әсарәтнең ачы җимешләре булган
караңгылык пәрдәләре аркылы үзенең арасында нинди бер нур балкыганын
күрә алмаячагы төсле, ул үлгәннән соң узып киткән егерме биш елдан соң
да аның исемен мәңгеләштерерлек бер эш тә эшли алганы юк. Тукайның
җеназасы көтелмәгән рәвештә зур уздырылуыннан, халыкның милли барлык
хисе бөек бер һәяҗан хәленә килүеннән куркып калган кара рус түрәләре
шагыйрьнең вафатына бер ел тулу уңае белән истәлек тупланышлары ясарга
рөхсәт бирмәгәннәр. Шигырьдән, шигъриятеннән башканы белмәгән Тукайны
революционер дип атап, халыкны куркытмакчы, шагыйрьдән ераклаштырмакчы
булганнар иде. Кызыл руслык исә, Тукайга динче, милләтче,
контрреволюционер тамгасын сугып, аны зурлаудан, аның әсәрләреннән
ләззәтләнүдән халыкны тыярга тырышты. Чар Русиясе заманында үзенең
шагыйрен үзе теләгәнчә искә ала алмаган Идел буе шагыйренең вафатына
егерме биш ел тулганда да аның бөеклеге шәрәфенә мөнасиб дәрәҗәдә берәр
милли-мәдәни барлык мәйданга китерүдән мәхрүм. Әгәр дә инде кызыл
Мәскәү, халкыбызның үзлегенә баглылыгын җиңеп чыга алмыйча Тукайның
егерме биш еллыгын тавышсыз-тынсыз гына уздыртудан гаҗиз калып, Тукайга
багышлап берәр нәрсә мәйданга китерергә ирек бирсә дә, милләтебезнең
саф минлегеннән туган кыйммәтле бер барлык булу ихтималы юк. Чөнки,
ничек кенә булса да, рус большевигы безнең халкыбызның рухына
багланышы булмаган, бигрәк тә Тукай шигъриятенә һичбер мөнәсәбәте
булмаган бер яңалык китерергә тырышачак. Шуның өчен Тукайның бу
бөеклегенә мөнасиб чын мәгънәсендә зур бер истәлек, кыйммәтле бер
һәйкәл халкыбызның иреге, туфрагыбызның хөрлеге белән генә булачак.
Илебезнең әсарәте бетерелмичә, аның кыйммәтләренә, байлыкларына
тиешенчә бәһа куеп хөрмәт ителү имкяне булмаячак. Шуның өчен
мөһаҗәрәтебез тарафыннан бик кечкенә генә күләмдә ясала торган, ләкин
хәзинәсендәге бөтен байлыгын ирекле рәвештә уртага салып уздырылган
бу истәлекләр илебездә кызыл камчы, большевик коткысы астында ясала
торган «бик зур» истәлекләрдән, мәгънә җәһәтеннән һәрхәлдә бөегрәк
урын тотадыр. Мөһаҗәрәт Тукайга гаид материалга бик фәкыйрь булса да,
аның ку-лында сакланып калган кадәресе генә дә шагыйрьнең тормышына,
аның иҗатына багышланган табигый, саф материаллардыр. Кызыл коткы
тарафыннан әллә нинди буяуларга буялмаган тугры мәгълүматтыр. Болар
белән Тукайны тикшерү, аның иҗатын өйрәнүнең юллары ябылмаган булса да,
әсассез тикшерүләр халкыбызның милли-мәдәни барлыгына хилаф
эзләнүләргә караганда, бу материаллар шагыйрьне дөрест тану өчен хас
вәсикалардыр.
Шунлыктан Тукайның вафатына егерме биш ел тулуга багышланган
истәлекләребез, шагыйребезгә булган мәхәббәт вә хөрмәткә самими рәвештә
нигезләнгәнгә, кызыл руслар карамагындагы шау-шулардан кыйммәтлерәктер.
Киләчәк өчен дә Тукай иҗатының үз йөзе саклануы карашыннан
әһәмиятлерәктер.
Ерак Шәрык мәркәзе тарафыннан егерме биш еллык истәлеккә багышлап
нәшер ителәчәк «Тукай рисаләсе»* шул ук әсасләргә таянып
чыгарылачактыр. Тукайның иҗади рухына оемый торган фикер вә карашларны
мәйданга ташларга иҗтиһад итмәячәктер. Бу рисаләне чыгарудан максат
илдән читтә яши торган яшьлеккә Тукайны таныту, мөһаҗәрәттә илнең
кадерле шагыйренең хатирәсен тапсыз-керсез саклау булганга, мәркәз бу
эшкә мөһаҗәрәтебезнең киңрәк катлавын катыштырырга карар иткәндер. Вә
рисаләнең чыгуын апрель аеннан кичектереп булса да, шул юл белән күбрәк
вә әсаслерәк материал туплауны тиешле тапкандыр.
Мәркәзнең бу тәшәббесе мөһаҗәрәт тарихыбызда якты сәхифә булып
киләчәктә дә бер кыйммәтле материал булганы төсле, бу рисаләнең нәшер
итү мәсарифын күтәрүче хөрмәтле мәркәз әгъзалары Хөсәен Биглиц һәм
Сабир Җиһаншаһ әфәнделәрнең хезмәтләре шиксез зурдыр.
Мөһаҗәрәтебезнең өстенә йөкләнгән милли-вөҗдани бурычлар арасында иң
зурысы милләтебезнең кыйммәтле барлыкларын керсез хәлдә саклап калу вә
бу саклауны тарихи вәсика хәленә китерү булганга, Ерак Шәрыктәге
илдәшләребезнең бөек шагыйребезгә багышланган бөтен эш вә тәшәббесләре
милли-вөҗдани бурычларыбызны үтәү, яшь буыныбызны илгә, илнең
милли-мәдәни барлыкларына баглауга каратылгандыр.
Кадерле шагыйребезнең вафатына егерме биш ел тулу уңае белән
гәзитебезнең бу санын аның кыйммәтле хатирәсенә багышлап, кызыл рус
тарафыннан вәйран булган кабере алдында тезебезне чүгәбез вә мәрхүмнең
газиз рухына самими тәкъдир вә мәхәббәтебезне сонабыз.
Хариҗ — тыш, чит.
Ганганәви — традицион.
Инкишаф — үсеш.
Иҗаби — уңайлы, уңышлы.
Тәкрарлады — кабатлады.
Әфәләм төрле — бик күп төрле.
Әсарәт — әсирлек.
Һәяҗан — дулкын.
Мөнасиб — яраклы, туры килгән.
Имкян — мөмкинлек.
Гаид — караган.
Әсассез — нигезсез.
Вәсика — документ, дәлил.
Оемый — «туры килми» мәгънәсендә.
Иҗтиһад итмәячәктер — тырышмаячактыр.
Тәшәббес — башлангыч, инициатива.
Мәсариф — чыгыш.
Вәйран булган — җимерелгән.
Тәкъдир — бәя бирү.
Сонабыз — багышлыйбыз.
* …нәшер ителәчәк "Тукай рисаләсе" — Мукден шәһәрендә Ерак Шәрык
Идел-Урал төрк-татар мөселманнарының дини, милли мәркәзенең мәгариф
бүлеге 1938 елда, Г.Тукайның үлүенә 25 ел тулу уңае белән 20 мәкалә һәм
күп кенә шигырьләрен кертеп, 98 бит күләмендә «Габдулла Тукай» исемле
җыентык төзеп бастыра.
(Габдулла Тукайның егерме биш еллыгы. (Чыганак: Ил йолдызы:
Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. —
Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Милли байрак» гозитенең 1938
ел, 19 нчы (118) (22 апрель) санында имзасыз басылган. Текст шуннан
алынган).