ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукайның егерме биш еллыгы 


Бу 1938 елның 15 апрелендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның вафатына егерме биш ел тулды.
Ерак Шәрык дини, милли мәркәзенең юлбашчылыгында, Ерак Шәрыкнең төрле
илләрендә яшәүче халкыбыз тарафыннан бу көн махсус «истәлек
мәрасимнәре», Тукай кичә­ләре белән сызылып узылды. Бөтен Идел-Урал
мөһаҗәрәте елдагы Тукай хатирәсе көннәреннән тирәнрәк бер хәзерлек
белән иленең бөек шагыйренең истәлеген каршылады. Милли-мәдәни
учакларыннан, тарихи барлыгының җанлы ша­һитларыннан аерым булып
яшәвенә карамастан, кулыннан килгәнчә милли әдәбияты күгенең Зөһрә
йолдызы — Ту­кайны яшьлегенең күзе алдыннан уздырды. Аның шигырь­ләрен
тәкрарлап, бөек шагыйрьнең кыйммәтле әсәрләрендә яшәрткән телебезнең
матур музыкасын илдән еракта тагы бер мәртәбә яңгыратты.
Мөһаҗәрәт, бигрәк тә үзенең дини, милли барлыгын дош­ман һөҗүменнән
саклар өчен, чит илләрне ихтыяр иткән милләтнең бер өлеше, үзенең
хариҗдагы милли иҗтима­гый хәятын милләтнең барлыгына, аның ганганәви
хатирә­ләренә генә нигезләп алып киләдер. Мөһаҗәрәт канун бу­ларак яңа
тәэсирләргә акрынрак бирелә, милләтнең үзлегенә булган баглылык куәтен
еллар узуы белән бергә җуймый, чит илләрдәге милли-мәдәни инкишафында
милли кыйб­ладан читкә тайпылмый; мөһаҗәрәт өчен иң куркынычлы әхвәл —
яңа юлларга кереп китү, милләт үзлегенең үзәген­нән ераклашу булганга,
безнең мөһаҗәрәтебезнең һәр уңай­да иске милли-мәдәни барлыгыбызга йөз
тотуы, илсез тор­мышта шуңардан илһам алуы милли иҗтимагый хәятның иң
иҗаби тарафыдыр.
Әле генә уздырылган егерме биш еллык Тукай кичәлә­рендә мөһаҗәрәтебезнең шул хосусиятенә тагы бер мәртәбә шаһит булдык.
Бөтен мөһаҗәрәтебез Тукай кичәләренең ганганәви ба­рышында берләшеп,
Тукай вә аның иҗаты хакындагы кара­шын тагы бер мәртәбә тәкрарлады.
Үзенең матди вә мәгъ­нәви көченә нисбәтән иленең бөек шагыйрен искә
алды, әфәләм төрле «акыл сату» белән шөгыльләнеп, Тукай иҗаты хакында
яңа «караш» мәйданга атмады. Бик садә генә итеп сөекле шагыйренә булган
хөрмәт вә мәхәббәтен генә күрсә­тергә тырышты.
Бөек шагыйрьнең дөнья белән саубуллашуына чирек га­сыр вакыт узып
китте. Бу вакыт эчендә түгел ки, Тукай кичәләрендә шагыйрьнең бер-ике
шигырен укып чыгу, тәр­җемәи хәлен сөйләп бирү, шагыйрьнең бу бөеклеге
хакында истәлекләр язарга вакыт иде. Ләкин үксез шагыйрьнең бә­хетсез,
әсир милләте, ул яшәгән вакытта әсарәтнең ачы җи­мешләре булган
караңгылык пәрдәләре аркылы үзенең ара­сында нинди бер нур балкыганын
күрә алмаячагы төсле, ул үлгәннән соң узып киткән егерме биш елдан соң
да аның исемен мәңгеләштерерлек бер эш тә эшли алганы юк. Ту­кайның
җеназасы көтелмәгән рәвештә зур уздырылуыннан, халыкның милли барлык
хисе бөек бер һәяҗан хәленә ки­лүеннән куркып калган кара рус түрәләре
шагыйрьнең вафатына бер ел тулу уңае белән истәлек тупланышлары ясарга
рөхсәт бирмәгәннәр. Шигырьдән, шигъриятеннән башканы белмәгән Тукайны
революционер дип атап, халыкны куркытмакчы, шагыйрьдән ераклаштырмакчы
булганнар иде. Кызыл руслык исә, Тукайга динче, милләтче,
контрреволюционер тамгасын сугып, аны зурлаудан, аның әсәрләреннән
ләззәтләнүдән халыкны тыярга тырышты. Чар Русиясе за­манында үзенең
шагыйрен үзе теләгәнчә искә ала алмаган Идел буе шагыйренең вафатына
егерме биш ел тулганда да аның бөеклеге шәрәфенә мөнасиб дәрәҗәдә берәр
милли-мәдәни барлык мәйданга китерүдән мәхрүм. Әгәр дә инде кызыл
Мәскәү, халкыбызның үзлегенә баглылыгын җиңеп чыга алмыйча Тукайның
егерме биш еллыгын тавышсыз-тынсыз гына уздыртудан гаҗиз калып, Тукайга
багышлап берәр нәрсә мәйданга китерергә ирек бирсә дә, милләтебезнең
саф минлегеннән туган кыйммәтле бер барлык булу ихтималы юк. Чөнки,
ничек кенә булса да, рус большевигы безнең хал­кыбызның рухына
багланышы булмаган, бигрәк тә Тукай шигъриятенә һичбер мөнәсәбәте
булмаган бер яңалык ките­рергә тырышачак. Шуның өчен Тукайның бу
бөеклегенә мөнасиб чын мәгънәсендә зур бер истәлек, кыйммәтле бер
һәйкәл халкыбызның иреге, туфрагыбызның хөрлеге белән генә булачак.
Илебезнең әсарәте бетерелмичә, аның кыйм­мәтләренә, байлыкларына
тиешенчә бәһа куеп хөрмәт ителү имкяне булмаячак. Шуның өчен
мөһаҗәрәтебез тарафын­нан бик кечкенә генә күләмдә ясала торган, ләкин
хәзинәсен­дәге бөтен байлыгын ирекле рәвештә уртага салып узды­рылган
бу истәлекләр илебездә кызыл камчы, большевик коткысы астында ясала
торган «бик зур» истәлекләрдән, мәгъ­нә җәһәтеннән һәрхәлдә бөегрәк
урын тотадыр. Мөһаҗәрәт Тукайга гаид материалга бик фәкыйрь булса да,
аның ку-лында сакланып калган кадәресе генә дә шагыйрьнең тор­мышына,
аның иҗатына багышланган табигый, саф матери­аллардыр. Кызыл коткы
тарафыннан әллә нинди буяулар­га буялмаган тугры мәгълүматтыр. Болар
белән Тукайны тикшерү, аның иҗатын өйрәнүнең юллары ябылмаган булса да,
әсассез тикшерүләр халкыбызның милли-мәдәни бар­лыгына хилаф
эзләнүләргә караганда, бу материаллар ша­гыйрьне дөрест тану өчен хас
вәсикалардыр.
Шунлыктан Тукайның вафатына егерме биш ел тулуга багышланган
истәлекләребез, шагыйребезгә булган мәхәббәт вә хөрмәткә самими рәвештә
нигезләнгәнгә, кызыл руслар карамагындагы шау-шулардан кыйммәтлерәктер.
Киләчәк өчен дә Тукай иҗатының үз йөзе саклануы карашыннан
әһә­миятлерәктер.
Ерак Шәрык мәркәзе тарафыннан егерме биш еллык ис­тәлеккә багышлап
нәшер ителәчәк «Тукай рисаләсе»* шул ук әсасләргә таянып
чыгарылачактыр. Тукайның иҗади ру­хына оемый торган фикер вә карашларны
мәйданга таш­ларга иҗтиһад итмәячәктер. Бу рисаләне чыгарудан мак­сат
илдән читтә яши торган яшьлеккә Тукайны таныту, мөһаҗәрәттә илнең
кадерле шагыйренең хатирәсен тапсыз-керсез саклау булганга, мәркәз бу
эшкә мөһаҗәрәтебезнең киң­рәк катлавын катыштырырга карар иткәндер. Вә
рисаләнең чыгуын апрель аеннан кичектереп булса да, шул юл белән күбрәк
вә әсаслерәк материал туплауны тиешле тапкандыр.
Мәркәзнең бу тәшәббесе мөһаҗәрәт тарихыбызда якты сәхифә булып
киләчәктә дә бер кыйммәтле материал булга­ны төсле, бу рисаләнең нәшер
итү мәсарифын күтәрүче хөр­мәтле мәркәз әгъзалары Хөсәен Биглиц һәм
Сабир Җиһаншаһ әфәнделәрнең хезмәтләре шиксез зурдыр.
Мөһаҗәрәтебезнең өстенә йөкләнгән милли-вөҗдани бу­рычлар арасында иң
зурысы милләтебезнең кыйммәтле барлыкларын керсез хәлдә саклап калу вә
бу саклауны тарихи вәсика хәленә китерү булганга, Ерак Шәрыктәге
илдәшләребезнең бөек шагыйребезгә багышланган бөтен эш вә тәшәббесләре
милли-вөҗдани бурычларыбызны үтәү, яшь буыны­бызны илгә, илнең
милли-мәдәни барлыкларына баглауга ка­ратылгандыр.
Кадерле шагыйребезнең вафатына егерме биш ел тулу уңае белән
гәзитебезнең бу санын аның кыйммәтле хатирә­сенә багышлап, кызыл рус
тарафыннан вәйран булган ка­бере алдында тезебезне чүгәбез вә мәрхүмнең
газиз рухына самими тәкъдир вә мәхәббәтебезне сонабыз.

 

Хариҗ — тыш, чит.
Ганганәви — традицион.
Инкишаф — үсеш.
Иҗаби — уңайлы, уңышлы.
Тәкрарлады — кабатлады.
Әфәләм төрле — бик күп төрле.
Әсарәт — әсирлек.
Һәяҗан — дулкын.
Мөнасиб — яраклы, туры килгән.
Имкян — мөмкинлек.
Гаид — караган.
Әсассез — нигезсез.
Вәсика — документ, дәлил.
Оемый — «туры килми» мәгънәсендә.
Иҗтиһад итмәячәктер — тырышмаячактыр.
Тәшәббес — башлангыч, инициатива.
Мәсариф — чыгыш.
Вәйран булган — җимерелгән.
Тәкъдир — бәя бирү.
Сонабыз — багышлыйбыз.

 

* …нәшер ителәчәк "Тукай рисаләсе" — Мукден шә­һәрендә Ерак Шәрык
Идел-Урал төрк-татар мөселман­нарының дини, милли мәркәзенең мәгариф
бүлеге 1938 елда, Г.Тукайның үлүенә 25 ел тулу уңае белән 20 мәкалә һәм
күп кенә шигырьләрен кертеп, 98 бит күләмендә «Габ­дулла Тукай» исемле
җыентык төзеп бастыра.

 

(Габдулла Тукайның егерме биш еллыгы. (Чыганак: Ил йолдызы:
Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. —
Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Милли байрак» гозитенең 1938
ел, 19 нчы (118) (22 ап­рель) санында имзасыз басылган. Текст шуннан
алын­ган).


Комментарий язарга


*