ТАТ РУС ENG

Гали Биктимер Тукайны аңлар өчен

Бүгенгә чаклы Тукайның тормышы һәм аның әдәби иҗа­ты турында язылган тикшеренүләрнең иң мөһиме, шөбһәсез, Җамал Вәлиди каләме берлә язылып, Габдулла Тукаевның «Мәҗмугаи асаре»нең беренче басмасына кергән мәкалә иде.* Үзенең киң һәм тирән карашы берлә Тукайның шигырьлә­рен аңларга бик күп юллар ачкан җитди тәнкыйтьченең бу беренче басмадагы фикерләрен без бүген бөтенесе берлә ка­бул итә алмыйбыз. Кирәк Тукайның үсүенә карашта бул­сын, кирәк аның шигырьләренең эчке төзелешен аңлауда булсын, без бүген башка юл берлә барырга тиешбез.* * Без ша­гыйрьләрдә, бигрәк тә Тукайда, үзебез күрергә теләгән йә үзебез аңлаган якларны гына эзләп, үзебез күрмәгән йә кү­рергә теләмәгән якларны читкә ташламыйча, шагыйрьнең ши­гырен генә алып, аның шигырен генә аңларга тырышырга тиешбез. Бер шигырьне аңлар өчен, аны тәнкыйть күзле­геннән уздырыр өчен, без шул шигырьне язучының күңеленә һәм аның күңелен дулкынлаткан мохиткә керергә тиешбез. Без, үзебезне шагыйрь урынына куеп, аның рухы һәм күзе берлә карый алганда гына аның әдәбияттагы урыны турында тулы бер фикергә килә алачакбыз.
Тукайның иҗатын аңлар өчен дә без иң элек бөтен вак­лыклары берлә аның тормышын, шулай ук ул яшәгән мохитнең тормышын, аның берлә алып барган гаясын һәм уен
белергә тиешбез. Тукай тормышы үзенең башыннан алып ахырына чаклы бик сирәк була торган бер тормыш тезмәсе булганга күрә, бу тормышны ачык иттереп күз алдына ките­рү бик күп авырлыклар берлә бәйләнгән. «Исемдә калганнар»дан соң Тукайның тормыш юлына яңа яктылык төшерә торган икенче бер тикшеренү әлегә чаклы мәйданга чыкка­ны юк. Шуңа күрә ул планның икенче өлешен язмавына ничаклы үкенсәк тә аз булачак. Шул ук сүзне Тукай дәвере турында да әйтергә мөмкин. Тукай яшәгән көннәр безнең халкыбызның тормышында язгы ташу көннәре иде. Узган көннәргә бер чик сызылган, яңасына меңнәрчә ашкынуның очкыннарыннан нурлар түшәлгән иде. Боларның төп гая­лары һәм өметле учаклары ничаклы бер булмасын, аларның тормышка тәэсире, аларның тышкы йогынтылары бик төрле иде. Без моның Тукай берлә багланышы булган өлешен дә бии ачык күрерлек бер хәлдә булырга тиешбез.
Тукай сахраи кәбирдә яшәмәде. Ул ничаклы кешеләр­дән качмасын, аның дуслары, танышлары һәм бергә эшләгән кешеләре бар иде. Казан безнең мәдәни мәркәзебез иде. Моның өчен меңнәрчә кешеләр Тукайны күрделәр, белде­ләр. Без менә боларның да истәлекләрен күрергә теләр идек. Алар ничаклы әһәмиятсез күренмәсеннәр, алар Тукай һәм анын көннәрен аңлар өчен бик файдалы булачаклар.
Шул ук сүзне Тукайның әсәрләре турында да әйтергә мөм­кин. Тукай язган шигырьләр, шөбһәсез, аның үз кулы берлә җыелган мәҗмугага кергән шигырьләр берлә генә чиклән­ми. Тукайның шигырьләр җыентыгын без тагын да калын­рак итеп күрәбез. Шагыйрь, бигрәк тә Тукай, үзенең кайбер әсәрләренә әһәмият бирми китә ала. Шагыйрьнең шул ук вакытта тәнкыйтьче дә булуын сорау авыр. Безнең өчен ме­нә бу шигырьләрнең дә әһәмияте зур булачак.
Тукайны искә алу көннәрендә аңар туктаусыз мактау сүзләрен яудыру безнең якын тарихыбызның турыдан-туры материалы булачак. Менә бу якларга да тиешле игътибар­ны бирүне онытмау кирәк иде.
Бу шагыйрьле тикшерү бер кешене тикшерү түгел, ул — халыкның күңел тормышын тикшерү.


Гая — теләк.
Сахраи кәбир — зур сахра, чүл.


*Габдулла Тукаевның «Мәҗмугаи асаре» (Җамал Вәлиди тарафын­нан язылган Тукайның тәрҗемәи хәле һәм әшгаре хакында бер мөляхәзә). — «Мәгариф» китапханәсе. — Казан, 1914.
Моннан башка Җ.Вәлидигә материал булып хезмәт иткән Тукайның тормышы һәм шигырьләре турында түбәндәге язмалар бар:
1. Тукай Г. Исемдә калганнар. 1906. Тукайның уз кулы берлә язылган һәм башта ике бүлемгә бүленеп, беренчесе Җаекка барганча булган балалык дәвере, икенчесе Җаек һәм Казан дәверләре булырга тиеш иде. Кызганычка каршы, бу мөһим истәлекнең икенче өлешенең моңа чаклы матбугатка чыкканы юк. Тукай үлгәч, аның язмалары кайда калды?
Бу калган язмалар эчендә икенче өлеш турында язылган нәрсә бар идеме?
2.Кариев Г. Тукайның Җаек тормышы турында. — Мәктәп, 1913. — 4 нче сан.
3.Мотыйгын К. Җаек тормышы турында.
4.Морадый Я.Эл. Җаекта мәдрәсә тормышы турында.
5.Мотыйгулла хәзрәт. Җаек тормышы турында хат.
6.Бәкер К. Тукай Петербургта.
7.Бурнаш Ф. Г.Тукай шигырьләре. — Казан, 1926.
8.Сәйфи Ф. Г.Тукай шигырьләренең өченче басмасында.
9.Тукайның төрле кешеләргә язган хатлары. Кызганычка каршы, бу хатларның әле бүгенгә чаклы тулы килеш җыелып басылганнары юк.
10. Вакытлы матбугатта басылган, ләкин әлегә чаклы бергә җыелма­
ган истәлек һәм мәкаләләр.

Әшгарь — шигырь.
Мөляхәзә — фикер йөртү, уйлану.

** Бу урында безнең татар халкының хасияте вә хосусияте рухиясе күз алдына килә. Чөнки бу ноктада без Тукайны артык татар итеп күрә­без. Шөйлә ки, татар халкында түземлек, ихаталы күреп, ерак ноктаны күзәтеп эш күрү юк. Шуның өчен аның күп куәтләре җилгә китә, аның эшендә дәвам вә сәбат булмый. Моңа иң кечкенә эшләребездән алып иң зур тарихи әхвалебез шаһид. Татар куәи мохаййәләсе дә моннан мөстәсна түгел. Ул һичбер башы-ахыры могаййан, бөтен, тулы, әтрафлы бер хыял тудыра алмады. Аның асаре шигъриясендә хыялый бөтенлек, киңлек түгел, бәлки бер хисси чуарлык, тарлык күрәбез. Хәтта бу тарлык, бу чуарлык шул дәрәҗәдә ки, ул бөтен ике мисраглык бер җыр җырлый алмый, һич мөнәсәбәтсез вә туп-туры Ак Идел буйларыннан үзенең җанкәсенө күчә, тәрәзә капкачыннан туган иленә килеп төшә. Иштә бездә Тукайда да иң ачык күренә торган нокталарның берсе ошбудыр… (Тукай Г. Мәҗмугаи асарь. — 82 б.)
Җ.Вәлидинең татар халкының аерым хосусият турындагы фикеренә кагылмыйча гына, бу хосусиятне күрсәтер өчен алган төп дәлилнең генә дөрес булмавын әйтеп китәргә телибез. Татар халык әдәбиятына хас булган табигать берлә кешенең күңеле арасындагы бау — башка милләтләр­нең дә халык әдәбиятларында очрый торган хосусият. Бу — халыкның тасвиры өчен бер ысул. Һәм моны бүген Җ. Вәлиди дә игътираф итә торгандыр. Бик уңышлы бу ысул бу хәлнең Тукайда да булуы, аның ха­лык әдәбияты һәм халык рухы берлә ничаклы нык багланган булуын гына күрсәтә. Бу — Тукай өчен, бик күп шагыйрьләр өчен әйтеп булмый тор­ган бер мактау сүзе.
Төрк халык әдәбиятының бу хосусиятен аңлар өчен үзенә бер тикше­рү кирәк булачак. Тик бу урында, бу хосусиятнең ялгыз татар халкына тына һәм соңыннан гына килеп чыккан бер күренеш булмыйча, бөтен төрк халкына һәм аның тарихына бик ерак дәверләре өчен уртак булган бер күренеш булуын әйтеп китү кирәк.

Ихаталы күреп — киң, әтрафлы рәвештә күреп.
Сәбат — даимилек.
Куәи мөхаййәләсе — хыял көче.
Мөстәсна — чыгарма.
Могаййан — билгеле, анык.
Мисраг — шигырь юлы.
Игътираф — тану.

(Гали Биктимер. Тукайны аңлар өчен. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Яңа милли юл» жур­налының 1933 ел, 5 нче санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынган.
Гали Биктимер — әлеге тәхәллүсне Л.Гайнанова һәм яшь галим И.Мансуров Рәшит Рәхмәти Аратныкы булуын язалар.
Рәшит Рәхмәти Арат — Габдрәшит Гыйсмәтулла улы Рәхмә-туллин (1900-1964), күренекле тюрколог, «Яңа милли юл» журна­лында актил язучылардан берсе, публицист).


Комментарий язарга


*