ТАТ РУС ENG

Гаяз Исхакый Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә

Үзләренең шәхси кабилиятләре берлә бер-берсенә охшау-охшамауларына карамастан, шагыйрьләр үзләренең баг­ланган мәктәпләре игътибары берлә икегә бүленәләр. Бер төрлесе, үзен-үзе тирә-юненнән аерып алып, үзен чорнаган мохиттән рухан аерым була ала торган, үзенең төшенчәләре, хиссиятләре эчендә генә тәҗәрред итә ала торган, вә бу ва­кытта гына шигырь ярата ала торган шагыйрьләрдер. Икен­чесе, үзен тирә-юньнең, мохитнең бер өлеше итеп хис итеп, шуның бөтен күңел алышуларына, үзенең йөрәк тибүе берлә катышып, аның шатлыгына сөенеп, аның кайгысына янып, шул шатлык-кайгыдан дәрт алып кына шигырь яратучылар­дыр. Беренчеләре үзләренең шәхси рухының тирәнлеге, сай­лыгы, кабилиятенең көченә карап зәмин — заман берлә баг­ланмаган вә һәрберсе аерым бер шәхсиятнең төсе, исе килә торган индивидуаль шигырьләр мәйданга ташлыйдыр.
Бик күп вакытта мөҗәррәд мәүзугъларда яисә бөтен адәм­челек өчен уртак булган мәүзугъларда язып, язу теле игъти­барга алынмаганда, безгә бәйнәлмиләл шигырьләр бирәдер. Икенчеләре туган халкы, аның тирә-юне, яшәгән мохитенең шул вакытта кичергән уйлары, хисләренең тәрҗеманы бу­лып, шул халыкның шатлыгын, кайгысын, өмиден сөйләүче, үз мохитенең иҗтимагый омтылышларын төсләндереп яшәүче, җәмәгать эшләренең һичберсе яныннан күз йомып, колагын тыгып үтә алмаучы җәмәгатьче шагыйрьләрдер. Бу төрлесе, үзенең көче, кабилиятенең зурлыгы-кечкенәлеге, тирәнлеге-сайлыгына карап, яшәгән мохитенең термометры ролен уйнап килеп, үзенең шул термометр дәрәҗәсенең нечкәлек-тупаслыгына карап, халыкның күзеннән кан-яшь агуын, йө­рәк тибүен җырлап торадыр. Бездә Сәгыйть Рәми* беренче групптан булса, Габдулла Тукай менә соңгы төстәге шагыйрь­дер. Үз мохитенең шатлыгын, кайгысын, дәрден шигырь төсенә сугучы бер тел остасыдыр. Аның яшәгән, язган дәвере бездә милләтчелекнең иң кайнаган, милли теләкләрнең берсе өстенә берсе үсеп, тирә-якны тутырган вакыт булганга, ул шул теләкләргә, шул омтылышларга бер ши­гырь төсе бирүче, чуалчык фикерләрдән туган агымнарга туг­ры юл күрсәтергә теләүче хезмәтчесе — милли шагыйре­дер. Шагыйрьлегенең әүвәлге дәверендә үк ул, үзенә үзе шул хакта сөаль биреп, шул сөальгә үзе үк тә җавап бирә­дер:

Тик милләткә хезмәткә мәхәббәт миндә бар!**
Минчә монда ямь дә бар, ләззәт тә бар һәм тәм дә бар! —
(«Ләззәт вә тәм нәрсәдә?»)


ди. Гомере буена менә шул милләткә хезмәт аның бөтен иҗатында Тимер Казык йолдызы булып, аның кыйбласы булып барадыр. Бөтен кыска гомере буенча ул шул милли юлдан һичбер тайпылмаенча, кабергә кадәр милләт җырын җырлап, милләт кайгысын көйләп, милләт көлкесеннән көлеп, үзенең иҗатын шул милләтчелек калыбына сугып киләдер. Ялгыш кына да, каләме шуып китеп тә ике юллык кына бер шигырьне дә шул алган юлына хилаф төстә язмыйдыр, яза да алмыйдыр. Менә шул җәмәгатьчелеге аны бик тиз көндә ул вакытның иң зур ихтыяҗлары булган тәрбияви шигырьләр язарга аннан таләп итәдер. Ул, милли вазифа башындагы гаскәр кеби, берсе артыннан берсе балалар өчен, кыйраәт китаплары өчен йә тәрҗемә, йә оригиналь бик күп шигырьләр, әфсанәлөр, хикәяләр мәйданга китерәдер. Ул бу бүлек шигырьләрен үзенең ана теленә һимнә язу берлә башлыйдыр. Аны иң кечкенә балалар аңларлык дәрәҗәдә садә итеп эшләп, безгә телемезнең кадере-хөрмәте хакында моңарчы тиңе күрелмәгән һимнә багышлыйдыр:


И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
(«Туган тел»)


Милли хис вә милли гакыл бергә кушылып эшләнгән бу шигырь парчасы Тукайның тәрбияви шигырьләренең иң кыйммәтлеседер. Моның аркасындадыр ки, бу шигырь бө­тен мәктәпләремездә милли һимнә төсен ала ал мыштыр, вә бу шигыре Тукайны мәңгегә безнең балаларның иң сөйгән бер җырчысы итеп куймыштыр. Ул дәвер безнең мәктәп­ләребезне яңа юлда миллиләштерү, мәктәпләребезнең эченә үзебезнең милли мәгънәвиятебезне җирләштерү булганга, бу юлда бик күп дәреслекләр, кыйраәт китаплары хәзерләнеп ятып, төрле төстәге садәчә язылган тәрбияви шигырьләргә ихтыяҗ бик зур хис ителеп, һәрбер китапчы Г.Тукайга ши­гырьләр сорап мөрәҗәгать итеп торганга, бу вазифаны үти алучы иң муафыйк бер кеше булып чыккандыр. Бик күп чагында мәүзугъ эзләп торырга да вакыт булмаенча, рус әдә­биятында язылган шигырьләр, әфсанәләрнең мәүзугъларын алып, аларны үзебезнең калыпка салгандыр. Шулай итеп, Тукайның мәҗмугасында очрый торган Пушкиннан, Лермон­товтан, фәләннән кеби*** бәгъзе шигырьләр җирләшкәндер. Бу шигырьләрне эшләүдә Тукай бер тиенгә бер тиен тәрҗе­мә итмәү берлә генә калмаенча, боларны вәзен ягыннан да, аңлаешы ягыннан да тәмамән милли төскә куеп, аларны үз­гәрткәндер. Вә алар да укучының милли зәүкын кытыршы­ландыра торган бернәрсә дә калдырмагандыр.
Ул вакытыбыз үзебезнең мәдәни истикълялебезне кору дәверебез булып, руслыктан мөмкин кадәр озаклаштырырга омтылу чагыбыз булганга, Тукайның бу төстәге шигырь­ләр язуы охшап бетмәгән даирәләр дә аз булмагандыр. Бу даирәләр бу кадәр күп рус исемнәре берлә Тукай шигыре­нең бәйләнүен, Тукайның ул вакыттагы милли шагыйрьлек исеменә мөнасиб күрмәгәннәрдер. Мәҗмугалар, гәзитләр, аерым рисаләләр аша гына Тукайның иҗатларын сөргендә тәгъкыйб итеп ятучы, бу сәтырларны язучы да, 1912 ел­ларда Фатих Әмирхан**** аша Тукайга, шул хакта сак булуын тәнбиһ итеп мәктүбләр язган, нәсихәтләр биргәндер. Мо­ның кеби язучылар бер генә, ике генә булмаган кеби, Тукай­ның дуслары үзен хөрмәт иткән кешеләре тарафыннан бул­ганга, Тукай да боларны әһәмиятсез калдырмаган. Соңгы дәверендә чын мәгънәсендә мөстәкыйльлек юлына кергән­дер.

Кабилият — сәләт.
Рухан — рухи яктан.
Тәҗәрред итә — ялгыз яши.
Зәмин — җирлек.
Мөҗәррәд мәүзугъ — абстракт тема.
Бәйнәлмиләл — халыкара, интернациональ.
Тәрҗеман — тәрҗемәче.
Хилаф — тискәре.
Кыйраәт — уку.
Әфсанәлөр — әкиятләр.
Һимнә — гимн.
Садә — гади.
Муафыйк — яраклы.
Җирләшкән — урын алган.
Зәүкын — зәвыгын.
Истикъляль — бәйсезлек.
Озаклаштыру — ераклаштыру.
Мөнасиб — лаеклы.
Тәгъкыйб итеп — күзәтеп.
Сәтыр — юл.
Тәнбиһ итеп — кисәтеп.

*Сәгыйтъ Рәми — Рәмиев Сәгыйть Лотфулла улы (1880 — 1926), шагыйрь, драматург, публицист. Г.Ибраһимов С.Рәмиевне Тукай иҗатына каршы куя.

**Тик милләткә хезмәткә мәхәббәт миндә бар!.. — Бу юллар «Ләззәт вә тәм нәрсәдә?» шигыреннән алынган. Г.Исхакый мәкаләсендә шигырь шактый үзгәртелгән. Тукай шигыре болай яңгырый:
Тик фәкать милләткә хезмәткә мәхәббәт бәндә бар;
Бәнчә, бунда ямь лә бар, ләззәт та бардыр, тәм дә бар!

*** Пушкиннан, Лермонтовтан, фәләннән кеби — Г.Тукай рус әдәбияты күренекле шагыйрьләренең әсәрләрен теләп тәрҗемә итә. Алар иҗади тәрҗемә ителгәнлектән чын Тукайча, милли шигырь буларак яңгыраш ала.

****Фатих Әмирхан — Әмирхан Фатих Зариф улы (1886 -1926) — күренекле татар язучысы, Тукайның якын дусты.



Икенче яктан, Тукайның болай бик тиз рәвештә халык шагыйре булып өлгерүе кайбер тар күңелле даирәләрдә аңар­га каршы көнләшү уе уяткандыр. Бу хәрәкәтнең башында булган мөхәррир Галимҗан Ибраһимов* аны ул заманның беренче группка кергән шагыйрьләре Сәгыйть Рәми, хосусән Дәрдемәнд** берлә чагыштырып, Тукайны шагыйрьлек тәхетеннән төшерергә маташкан. Аның йиренә үзе бай, үзе нашир, үзе шагыйрь Дәрдемәндне мендерергә тырышкан­дыр. Шул вакытларда рус әдәбияты, рус шигыре астында тәрбия ителеп, милли мәсьәләләргә феодализмның калдык­лары дип карый торган, милли әдәбиятка марксизм нокта­сыннан дигән булып, милләтсезләнү бакышы берлә карарга өйрәнгән яшьләр группы, башларында Хөсәен Ямаш*** булдыгы хәлдә, Тукайны кечеләндерергә, Тукайны дәрәҗәсен­нән төшерергә бер кампания ачалар, вә аны гади бер тәрҗе­мәче, гади бер такмакчы итеп күрсәтергә теләп, Сәгыйть Рә­мине күкләргә күтәрәләр. Ләкин бу групп үзләренең шул тәнкыйтьләрен язарга ул вакытның шактый бай милли мат­бугатында урын да таба алмыйлар. Тукайның дәрәҗәсе, хөр­мәте Тукайга каршы чыккан бу агымның язуларына милли матбугатның ишекләрен тәмам каплый. Бу яшьләр рус гәзитләрендә русча итеп тәнкыйтьләр берлә чыгалар. Русча укый, русча белә торган мохиттә генә аз-маз үзләренә ияр­ченнәр таба алалар. Ләкин халкыбызның киң укучы катла­вында һичбер эз калдыра алмыйлар. Тукай бу агымнарга каршы нә моназарә берлә чыга, нә дә аңарга көндәш булып чыгарырга теләгән Дәрдемәнд, хосусән Сәгыйть Рәмигә кар­шы үзенең мөнәсәбәтен боза. Ул Сәгыйтькә дус кала, Дәрдемәндкә каршы хөрмәтен киметми. Ләкин үзенең тәнкыйть­челәренә берничә шигырь берлә бик оста җавап бирә. Ул берсендә:


Куркмый яңгырдан, әгәр булса табигый, чын чәчәк,
Чөнки ул яхшы белә: яңгыр аны яхшыртачак.

Ошбуның күк, куркыталмый чын талантны интикад ,
Нык үзенә игътимады һәм сүзенә — игътикад .

Тик китә кайчакта кәефең, хакимең булса ишәк,
Бер татарга ят, мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк! —
(«Интикадка мөтәгалликъ»)
ди.

Моның берлә бу тәнкыйтьләрнең мәгънәсен безнең татар тормышында ят булган килмешәк фикерләр берлә кылынганын укучыга белдереп, үзенең элекке алган юлында дәвам итә. Галимҗан Ибраһимовның тәнкыйтьләренә каршы ул тагы катгыйрак итеп, тагы кабарак шигырьләр кулла­нып җавап бирә, үзенең «Мөнтәкыйдкә» дигән шигырендә:

Җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!» — дип куя,
Су тегермәнен күрә дә: «Пар, буы юк!» — дип куя.

Ул тота ат койрыгын да: «Бу — озын сач!» — дип куя,
«Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» — дип куя.

Ул күрә куй койрыгын да: «Нинди шешкән!» — дип куя,
«Рус табибка бу татарлар нинди дошман!» — дип куя.

Һәм дә моның берлә ул Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәми кебек шагыйрьләр — бик аз итеп су килә торган инешкә корыл­ган су тегермәннәре — һавада бушлык вакытында аз-маз тартып, шигырь чыгарып торган кеби, илнең өстеннән әле төн яктан, әле көн яктан, әле сулдан, әле уңнан исә торган каты җилгә каршы корылган җил тегермәне дә (Тукай үзе дә) ашлык тартып шигырь чыгарып торадыр. Болар ара­сында бер-берсенә каршы көндәшлек юк. Тормышта су те­гермәне үз урынында, җил тегермәне үз урынында булган кеби, халык шагыйре үз йирендә, индивидуалист шагыйрь үз йирендәдер. Аның койрыгының урыны артында булып, ялы алдында булса, анда тәнкыйть итәрлек нәрсә юктыр, бу таби­гый хәлдер, димәкче була. Безнең халыкның милли хайва­ны булган куйның койрык мае ул шеш түгелдер. Ата-бабаларымыз мең елдан бирле авызын-борынын майландырган, анаң-әбиеңнең мең елдан бирле пәрәмәче, сумсасы, бәлеше, чәкчәге, катламасы, боткасының иң кирәкле матдәсе булган куй маедыр. Аны куллану урысның балык маен белмәгәнлектән килеп чыккан бер хасталык түгелдер. Милли тор­мышыбызның, милли хуҗалыгыбызның агымыннан килеп чыккан, милли ихтыяҗыбызны тутыручы бер нигъмәтебез­дер. «Мөхәммәдия», «Бакырган»нардан өлге алып****, шигырь язып, халыкның моңы-көене җырлау рус әдәбиятын, тари­хын белмәүдән килгән наданлык түгелдер. Бу көнебезне үткән көннәребезгә баглау, тәрәкъкыятебездәге табигый үсү­не саклау гынадыр дигән сүзләрдер. Тукайның бу җавабы ул заманның укучысын да гакыл берлә, гыйлем берлә үлчәп, аңлап түгел, хис берлә сизеп, зур мәкъбүлияткә кичәдер. Вә «Мөнтәкыйдкә» дигән шигырен һәрбер вакытта сөйләтәдер, җырлатадыр. Ләкин бу җаваплар бу көн дә гыйльмән дөрест вә тугрыдыр, вә киләчәктә дә бу җаваплар тугры булып калачаклардыр.

 

Хосусән — аеруча.
Йир — урын.
Нашир — нәшриятчы.
Бакыш — караш.
Моназарә — бәхәс, дискуссия.
Интикад — тәнкыйть.
Игътимад — ышаныч.
Игътикад — инану.
Каба — кырыс, тупас.
Мәкъбүлияткә кичәдер — кабул ителәдер.

 

*Галимҗан Ибраһимов (1887—1938) күренекле татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе. «Татар шагыйрьләре» исемле хезмәтендә Тукай иҗатына кимсетеп карау сизелә. Ул татар шигъриятенең таҗы итеп С.Рәмиев һәм Дәрдемәндне таный.

**Дәрдемәнд — Рәмиев Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы (1859— 1921), шагыйрь, меценат, алтын приискасы хужасы.

***Хөсәен Ямаш — Ямашев Хөсәен Минһаҗетдин улы (1882 — 1912), XX йөз башы революцион хәрәкәтендә актив катнаша, публицист.

****«Мөхәммәдия», «Бакырган»нардан өлге алып — татар мәдрәсәләрендә яратып укылган дини әсәрләр. «Мөхәммәдия» — төрек дини шигърияте ядкәре. Мөхәммәд Чәләби (? — 1451) әсәре. 1845 елдан башлап Казанда күп тапкыр басылган. «Бакырган» шигъри әсәре дә болгар-татар халкы арасында популяр булган.


Тукай, шул тәнкыйтьләргә карап, үзе дигәнчә, үзенә ыша­нычын, үзенең халыкчы шагыйрь булу игътикадын сынды­рып, беренче групп шагыйрьләр мәсләгенә күчәргә теләсә, күчә алыр идеме? Ул Сәгыйть Рәми кеби бер «Мин» ши­гырен тугдыра алыр идеме? Югарыда сөйләп киткәнчә, «сән­гать — сәнгать өчендер» мәсләгенә кереп китеп, чын бер шагыйрь булыр өчен беренче шарт — үзенең бөтен тормы­шы, тән авырлыгыннан ычкынып, күкләрдә оча алу, йолдыз­лар берлә узыша алырлык рухан тәҗәрред итә ала белү­дер. Үз милләтенең үксез тормышына үзенең ятимлеге бер­лә, җүде берлә багланган Тукай, татарның бу көнгә кадәр бар, бер булып килүеннән беренче рольне уйнаган, меллалы­гы, остабикәсе берлә, каны-җаны берлә берләшеп беткән мелла малае Тукай, «Мөхәммәдия»нең мисраглары, «Сөбәтел-гаҗизин», «Бәдәвам»*, «Бакырган»ның моңнары-зарлары, нәсихәтләре, шатландырулары, өмидләндерүләре, оҗмахлары, тәмуглары берлә рухының кырык катында кырык төрле җеп­ләр берлә чәбәләнеп беткән Тукай, тагы бүгенге кайнаган Казанның матбугатына, көлке мәҗмугаларына, милли театр­ларына, милли җырлары кичәләренә, куй майлы пәрәмәчле, пилмәнле дуслар мәҗлесләренә, Печән базарының үзенә, мах­сус исенә, сасысына баш-аягы берлә чумган Тукай фанна фиш шигъри булып тәҗәрред итә алыр идеме? Аркасына мең төрле җеп берлә тагылган шул вакытның милли йөге, меңәр потлык милли мәсьәләләре аны күкләрдә очып, Зөһрә йол­дызның нуры берлә җылытып, бер кызның күзенең тирән­леген язарга имкян бирә алыр идеме? Юк. Тукай әгәр дә бу юлга чыгарга теләгән булса иде, ул, тутый кошның йөрүе­нә иярергә теләгән саескан кеби, үз йөрүен дә онытачак, ту­тый йөрүен дә кулда итә алмаячак иде. Бәрәкәт боерсын, Тукайны бу ялгыш тәнкыйтьчеләр бу хата юлларга бора алмадылар. Тукай үз юлыннан баручы, милләт кайгысын кайгыртучы халык шагыйре булып калды. Ләкин Тукай үз­леген идракъ итеп йитмәгән, руслашуны тәрәкъкый итү дип аңлаган мохитнең зарарлы һөҗүменнән үзен-үзе үзенең игътикады, иманының ныклыгы, халкын сөюнең тирәнлеге бер­лә коткарып алдырырга өлгерә алмады. Ул икенче бер дош­манның һөҗүменә мәгъруз калды. Аның үксез тормышы­ның мирасы булган үпкә хасталыгы аңарга һөҗүмен куәт­ләтте. Әллә нинди күзгә күренмәгән үпкә хәшәрәте аның тәнен кимерүгә тотынды. Болар аның тәнен кимерү берлә генә калмадылар, аның рухына да һөҗүм иттеләр. «Таза тән­дә таза җан» дигәнчә, аның хаста тәне җанын да хасталыкка өстерәде.

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам.

Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим… —
(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)


дип башлаган батыр шагыйрьнең җырларына яңа аһәң керә, аны моңлык кабалый башлый. Бу халәт аның шигъри куә­тен зәгыйфьләндермәсә дә, билгакес, аның бу шәхси дәрте, бу кайгысы, аның сазын тагы нечкә кылларында уйнатып, аның шигырьләрен тирәнәйтсә дә, аңарда киләчәк өчен бер курку ята. Аңарда шәхси өмидләр сына башлый. Ул:


Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә,
Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы, —
(«Өзелгән емид»)

дип зарланып куя. Моның артыннан өмиде азаюы үзенең рухына начар тәэсир итеп, ул тагы:


Теләү бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне;

Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне.

Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да

Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында.

Өмидсезмен: фәкать актык дәкыйкамны көтәм инде,

Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде? —
(«Теләү бетте»)

дип егълап җырлый.
Татарның иң зур шагыйре булып өлгергән Тукайның шул күз яшьләре укучы алдында куркынычлы киләчәктән бер хәбәр кеби каршы алынмый. Аның бу шигырьләре шагыйрь­нең күңеле нечкәреп киткәннән килгән күңеленең гади бер сыкрануы кеби генә каршы алына. Хаста Тукайны карату,аның эчен кимерүче авыру берлә чынлап тартыш башлау вакыты җиткәнлеген беркем дә күз алдына китерми. Тукай тирәсендә йөргән төрле-төрле дуслары, мөридләре, иптәш­ләреннән мөрәккәб тугрысы эшсез бер гөруһ та, киң кат­лау халык та фаҗиганең тирәнлеген аңламый. Ул тагы көн­нең гайбәте, көннең мәсьәләсе берлә Тукайның ул шигыре­нең мәгънәсен оныта. Тукай үзе дә, шуңарда туктамаенча, тагы икенче рухта шигырьләр дә яза. Ләкин вакыт, форсат бар чагында Тукайны кымызга җибәрү, Кырымга озату**, биг­рәк тә Тукайны сарыпсыз хәяттан тартып алып, аның шәэненә муафыйк исәнлеге-саулыгы өчен кирәкле тормыш ко­рырга, корышырга тәшәббес эше башланмый. Аның шигырь­ләре инде китапчыларга, наширләргә меңәрле-меңәрле та­бышлар китерсә дә, Тукайның Уфа, Әстерханга кадәр сәяхә­тенә дә акчасы булмый. Казанның үзендә меңәр-меңәр ак­чалар су кебек акса да, Идел буе сәүдәгәренең көннән-көн баеп, милли эшләргә бик юмартча кылана торган чаклары булса да, Тукайны Кырымга күндерү, чынлап карату кеби эшләр һәммәсе дә акчасызлык сылтавы берлә туктап кала. Табигый, бу эштә Тукайның үзенең кешедән акча алуга һич тә разый булмавы, үзенең нашир эшен юлга куярлык тор­мыш тәҗрибәсе булмавы да зур роль уйный. Нәтиҗәдә бө­тен төрк-татар дөньясы алдында Тукай, җилдә яна торган шәм кеби, көннән-көн эри, көннән-көн аның киләчәктә яна­чак уты кими, көннән-көн актык сәгатьләре якынлаша. Лә­кин аны саклау тәдбире иң соңгы вакытка кадәр кичекте­релә. Тукайның, алдан хәбәр биргән кеби, берничә ел элек җырлаган, көйләгән:


И Мөкаддәс моңлы сазым! уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрыламыз, ахрысы, —

(«Өзелгән өмид»)

дип алдан хәбәр бирүе дөрескә чыга.
Габдулла Тукай 2 апрель (иске стиль) Казанның бер хас­таханәсендә вафат итә***. Вә безгә моңарчы бик зур милли байлык булып килгән шигырьләр мәҗмугасын мирас итеп калдыра…
Бу шигырьләрнең кыйммәте, аларның безнең яшьлегебезгә никадәр хезмәт итүе әлегә үлчәнеп җиткәне, тәкъдир ителеп өлгергәне юктыр. Ләкин Тукайның шигырьләрен­дәге шул садә, матур теле, аның шарлап ага торган су кеби шигырьләренең табигый юлда, милли төстә агуы безнең яшьлегебезнең үз теленә мәхәббәт куюына сәбәп булды. Безнең халкыбызның туган иленнән читтә яшәүче яшьлегенә, үзе­нең ана телен саклавына бик зур бер милли корал булды. Шуның өчен Тукайның телебезгә хезмәте — күзгә күренгән иң зур мираслардан берседер. Моны иҗекләп бирү телчеләребезнең җентекләүләрен көтеп торганга, бу хакта сүзне озайтмыйбыз. Тукай вафатының 25 еллыгы көнендә үксез иленең бүген кызыл урыслык хакиме сөргән үксез почма­гында ятим яткан кабере алдында тезебезне чүгәбез. Исән вакытында кирәге кадәр кадерен белмәгән, кыйммәтен таны­маган милләтенең бүгенге хөрмәтен, сөйгесен газиз рухына сонабыз.

 

Мәсләк — юл.
Тәҗәрред итә — ялгыз яши.
Җүд — юмартлык.
Мисраг — шигырь юлы.
Фиш шигъри булып — шигърияттә онытылып.
Имкян — мөмкинлек.
Идракъ итеп — аңлап, төшенеп.
Мәгъруз калу — каршы китерелү.
Билгакес — киресенчә.
Мөрид — шәкерт.
Мөрәккәб — кушылган, оешкан.
Гөруһ — төркем.
Сарыпсыз — котылгысыз.
Шәэн — дәрәҗә.
Тәшәббес эше башланмый — бер эшкә тотынылмый.
Тәдбир — чара.
Тәкъдир ителеп — бәя бирелеп.
Рухына сонабыз — тәкъдим итәбез.

* «Сөбател-гаҗизин», «Бәдәвам» — татар мәдрәсәләрендә яратып укылган дини эчтәлектәге әсәрләр. «Сөбател-гаҗизин» Әстерхан ягыннан Урта Азиягә киткән төрки телле суфи шагыйрь һәм дин эшлеклесе Суфи Аллаһияр (1616-1713) әсәре. «Бәдәвам» исә — дини эчтәлектәге әсәр. Бу да татар шәкертләре арасында яратып укылган.

** Тукайны кымызга җибәрү, Кырымга озату — Г.Тукайның 1910-1912 елларда авыруы кнчәя. Якын дуслары аңа дәваланырга кирәклеген искәртеп торсалар да, ул бу тәкъдимнәрне кабул итәр­гә ашкынып тормый. Бары 1912 елның яз һәм җәй айларында гына Троицкига барып кымыз эчеп кайта. Күпмедер вакытка холе яхшыра.

*** Казанның бер хастаханәсендә вафат итә — Г.Тукай 1913 елның 2 апрелендә (яңа стиль белән 15.04.) Клячкин хастаханә­сендә үлә. Г.Исхакый хастаханәнең исемен ни өчендер төгәл атый алмаган.

 

(Гаяз Исхакый. Тукайның вафатына 25 ел тулу мө­нәсәбәте илә. (Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 190 б.) «Яңа милли юл» 1938 ел, 4 нче (121) санында Гаяз Исхакый имзасы белән басылган. Соңрак бу мәкаләне А.Кәримова «Казан утлары» журналының 1999 ел, 4 нче санында һәм күре­некле галим Х.Миңнегулов «Гаяз Исхакыйның мөһажирлектәге иҗаты» (Казан, 2004) хезмәтендә нәшер итәләр. Текст «Яңа мил­ли юл» журналыннан алынган).


Комментарий язарга


*